Tatarstan Today тапшыруында БРИКС саммиты һәм милли үзенчәлекләр хакында фикер алышачаклар

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

«Тatarstan Today. Дөньяга ачык» тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья
күрәчәк.
Программа кунаклары – медиаэкспертлар һәм танылган дәүләт эшлеклеләре
– Казанда узган халыкара БРИКС саммиты турындагы сорауларга җавап
бирәчәк. Әлеге вакыйганың ни өчен тарихка кереп калачагы, сәясәт, үзара
ихтирам һәм башкалар хакында сүз булачак. Шулай ук милли үзенчәлекнең
ни өчен үзенә тартып торуын һәм дөньяда популярлыгы арта баруын
аңлатачаклар.
Мәскәү Кремле рәсми вәкиле Дмитрий Песков Россия тышкы эшләрендә
Татарстанның роле турындагы фикере белән уртаклашачак.
Тапшыру 21 декабрьдә 19:00 һәм 23 декабрьдә 22:10 сәгатьтә «ТНВ», шулай
ук 25 декабрьдә 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә «Татарстан 24» каналында
күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International