Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә.
Конкурсның төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү.
Конкурста түбәндәге журналистлар һәм коллективлар җиңү яулады:
«Иң яхшы телесюжет (яисә телетапшыру)» номинациясе:
I урын – Шәйдуллин Рамил Госман улы, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы;
II урын – Хәбипова Айгөл Наил кызы, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – Баулы-ТВ;
III урын – Хәйретдинова Алия Юныс кызы, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы.
«Иң яхшы радиосюжет (яисә радиотапшыру)» номинациясе:
I урын – Фазылова Алена Николаевна, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы –«Чаллы ТВ» ТРК, «Күңел» радиостанциясе;
II урын – Шаһабиева Гөлнара Расил кызы, «Болгар радиосы»;
III урын – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Саба дулкыннары» ТРК.
«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма» номинациясе:
I урын – Галиәхмәтова Чулпан Наел кызы, «Сөембикә» журналы;
I урын – Вилданова Фәридә Фәрит кызы, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Саба таңнары» газетасы;
III урын – Гарифуллина Дилбәр Газил кызы, «Шәһри Казан» газетасы.
«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы язма» номинациясе:
I урын – Низаев Юлай Азамат улы, «Татар-информ» МА;
II урын – Газизова Ләйсән Глүс кызы, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Актаныш-информ» МҮ;
III урын – «Казан»–«Казань» журналы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!