22 декабрь көнне «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары
эфирында «Яңа ел белән, гаилә!» дип аталган 12 сәгатьлек Яңа ел
телемарафоны узачак, ул Татарстанда Гаилә елы йомгакларына багышлана.
Иртәдән кичкә кадәр ТНВ студиясенең туры эфирында 50 дән артык
бәхетле гаилә булачак, бу – Татарстанның иң патриот, музыкаль, спорт
сөюче, актив гаиләләре.
Махсус хәрби операциядә 11 кешесе катнаша торган уникаль гаилә
эфирның махсус кунагы булыр дип көтелә. Телемарафон өчен бу зонадан
махсус турыдан-туры элемтә дә урнаштырылачак, «7 көн» программасы
корреспондентлары ярдәмендә сугышчылар гаиләләренә сәламнәр
тапшырачак һәм аларны Яңа ел белән котлаячак.
Эфирда бу көнне кызыклы танышу тарихлары яңгыраячак, мәсәлән,
парларның берсе ТНВ да «Башваткыч» программасын төшергәндә танышкан,
икенче гаилә телемарафонда туй көнен билгеләп үтәчәк, алар 22 декабрьдә
өйләнешкән.
ТНВ студиясендә бу көнне Россия һәм Татарстан өчен мөһим булган
Гаилә елында туган парлар һәм балалар көтелә. «Яңа ел белән, гаилә!»
телемарафонында 100 бала катнашачак. Аларның иң кечесенә нибары алты
ай.
Тамашачылар өчен ТНВ алып баручылары Ассоль Мөхәммәтҗанова
һәм Идел Кыямов, Светлана Звонарева һәм Илдар Кыямов, Алия
Хәйретдинова һәм Иван Остроумов, шулай ук «ШАЯН ТВ» телеканалының
яшь алып баручылары эшләячәк.
Иң тылсымлы гаилә бәйрәме алдыннан эфирда тамашачыларны бәйрәм
рухы, бүләкләр, Кыш бабай һәм Кар кызлары, шулай ук музыкаль
сюрпризлар көтә.
«Болгар радиосы» радиостанциясеннән 12 тапкыр турыдан-туры эфир
да планлаштырылган.
ТНВ туры эфирында Кыш Бабайлар парады узачак, ә көн азагында
биредә «Татарстанның Халык Кыш Бабае!» яңа ел конкурсы җиңүчесен
атаячаклар.
«Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонын йомгаклап, туры эфирда
берьюлы берничә гашыйк парның никахын теркәү тантанасы узачак.
Интернет аша ТНВның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми
төркемендә дә телемарафонны карау мөмкинлеге булачак.