“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов сүзләренчә, татар интеллигенциясен саклап калу өчен, гуманитар университет булдыру ихтыяҗы зур.
Татар матбугаты яшәсен дисәк, безгә татар журналистлары кирәк, диде телерадиокомпания җитәкчесе.
Ул эчтәлеккә өстенлек бирелергә тиешлеген билгеләп үтте.
«Шәһри Казан» газетасы «Благодарение» хәйрия фонды белән берлектә «Әти хакы» конкурсын башлый.
Данил Гыйниятов эшче атамасы “Авылым тарихы” булган тапшыру быел эфирга чыгачак дип белдерде.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге белән берлектә Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм-Хрустальное перо» XXI бәйгесен үткәрү турында игълан итә.
“Үзегезне татар җыр сәнгатенең өченче биеклегендә итеп хис итәсегез килсә, 21 апрельдә “Пирамида” концертлар залында узачак III “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе”н тапшыру тантанасына килегез!” Әлеге чара уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында «ТатМузТВ» телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов әнә шулай дип белдерде.
КФУда, күптәнге гадәт буенча, үткән ялда Ачык ишекләр көне узды. Хәзер бөтен мәгълүмат югары уку йортларының сайтында күрсәтелгән, хәтта укырга керергә онлайн гариза язарга мөмкин дисәләр дә, күзгә-күз карап сөйләшүнең әһәмияте бер дә кимемәгән әле. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә узган очрашуда моңа тагы бер кат инандык. Сораулар да күп булды. Укучыларны бигрәк тә иҗади имтиханнар кызыксындырды.
«Казанские ведомости» газетасы илһам чыганагын тапкан
Чаллыдан Константин Величконың “Прыжок в космос” телесюжеты телевидение хезмәткәрләре эшләре арасында иң яхшысы булган.