“Татарстан” дәүләт телевидение-радиокомпаниясе радиотапшырулары УКВдан FM ешлыгына күчте, дип хәбәр итә “Татарстан Республикасы радио-телевидение тапшырулары үзәге” Россия телерадио челтәре (РТРС).
Халыкта радиоалгычларның барысы да диярлек чит илдә эшләнгән. Аларда УКВ ешлыгы түбәндә урнашкан, шунлыктан анда “Татарстан” дәүләт телевидение-радиокомпаниясе радиотапшырулары юк. Шуңа күрә әлеге проект гамәлгә кертелә. FM ешлыгына күчү Нурлатта һәм Актанышта “Россия радиосы + Татарстан радиосы” радиопрограммасын эфирга кушу белән төгәлләнде.
Россия телерадио челтәренең Татарстандагы филиалы шулай ук радиокомпанияләр белән килештерелгәндә, “Россия радиосы + Татарстан радиосы” һәм башка популяр радиопрограммалар тапшыру зонасын киңәйтүне дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта Казанда һәм Чаллыда “Вести FM” һәм “Маяк” программалары трансляцияләнә һәм аларны халыкның 51,81 проценты тыңлый.
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Колшәриф” мәчетендә Иран делегациясен кабул итте.
Хөрмәтле журналистлар! Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы дэүләт гражданлык хезмәте - 2018 мәсьәләләрен яктырту буенча иң яхшы журналист эшләренә бәйге игълан итте.
“TMTV” татар музыкаль телеканалы премиясенә санаулы көннәр калып бара. 21 апрель көнне “Пирамида” концертлар залында узачак грандиоз тамаша көндезге өчтә кызыл келәмнән башланып китәчәк.
Дуслар! 2016 елда "Шәһри Казан" газетасы "Безнең авыл" дигән бәйге уздырган иде. Редакция тарихында моңа кадәр мондый кискен "көрәш" барган конкурс булмады. Күп санлы укучыларыбыз соравы буенча, без әлеге бәйгене быел да уздырырга булдык.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе татар журналистикасында өч студентны үз хисабына укытырга җыена. Телеканалда «Әйдә ТНВга» исемле бәйге игълан ителде, бу хакта телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов журналистлар белән очрашуда сөйләде. Матбугат конференциясендә телгә алынмый калган сорауларга ул эксклюзив әңгәмәдә җавап бирде.
Акциядә катнашучыларга текстны “Избиратель Татарстана” журналы мөхәррире Альберт Карпов укыды.
Иртәгә, 14 апрельдә, 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” татарстанлыларны “Тоталь диктант-2018” чарасына чакыра. Бу - һәр елны, теләге булган һәркем өчен уздырыла торган, ирекле диктант формасындагы мәгариф акциясе.
Чараның максаты – грамоталы булуның һәр кеше өчен мөһим икәнлеген күрсәтү; рус теле белән шөгыльләнү җиңел түгеллегенә, әмма мавыктыргыч һәм файдалы булуына ышандыру; рус телендә яза белгән яки язарга һәм сөйләшергә теләге булганнарны берләштерү.
Рус теле буенча “Тоталь диктант-2018” халыкара мәгариф флешмобында катнашырга теләүчеләрне теркәү totaldict.ru проекты рәсми сайтында алып барыла.
“Татар-информ” сайтында акциянең онлайн-трансляциясе урнаштырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
“ТАТМЕДИА” ационерлык җәмгыятендә почта хезмәткәрләре һәм бүлекчәләре арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясалды.
“Яңа Гасыр” каналының максатчан грантына татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары гариза тапшыра ала.