"Гаилә һәм мәктәп" һәм "Мәгариф" журналлары үз конкурсларында җиңүче балаларны һәм укытучыларны бүген Тукай залына җыеп, бүләкләде.
Искәртеп үтәбез, Тукай залы татар язучылары өчен изге саналган урынга - хәзерге "Ногай" кунакханәсенә урнашкан. Бу бинада заманында газета редакцияләре һәм Татарстан китап нәшрияты эшләде. Бинаның конференцияләр залы Тукай залы булып калды һәм "Татмедиа" җәмгыяте белән Татарстан китап нәшрияты үзенең кичәләрен биредә уздыра.
"Гаилә һәм мәктәп" журналының "Тукайның әкият дөньясында" һәм "Мәгариф" журналының "Моңлы саз чыңнары" конкурсларына барлыгы 400дән артык бала һәм укытучы катнашкан. "Гаилә һәм мәктәп" журналының "Тукайның әкият дөньясында" конкурсы Тукай әкиятләре буенча рәсем һәм эшләнмәләрне кабул итеп алса, "Мәгариф" журналының "Моңлы саз чыңнары" конкурсы укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренең Тукай темасына багышланган дәрес эшкәртмәләре буенча җиңүчеләрне билгеләде.
Җиңүчеләрне "Татмедиа" ААҖ генераль директоры урынбасары, "Мәгариф" журналының филиалы директоры Сөмбел Таишева, Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреатлары Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Камил Кәримов сәламләде.
Равил Фәйзуллин бу залның иҗат кешесе өчен изге булуына, биредә 50-60 еллар дәвамында язучылар җыелуын хәбәр итте. Конкурста катнашучыларның эшләрен Тукай шәхесе аша дөньяга караш диеп бәяләде. "Минем дипломым буенча һөнәрем татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Əмма бер көн дә укытучы булып эшләргә туры килмәде. Без чын укытучылар алдында баш ияргә тиеш", диде ул. Зиннур Мансуров Тукайның иҗаты аша тәрбияләвен искртеп, аның бер шигырен укыды. Яңа гына Тукай премиясе лауреаты булган Камил Кәримов картайгач яза башлаучыларга караганда, балачактан иҗат белән шөгыльләнүчеләрне югары бәяләвен ассызыклады. Сөмбел Таишева журналларның конкурсларны еш уздыруын искәртеп үтте, эшләрнең югары сыйфатлы булуын ассызыклады.
"Гаилә һәм мәктәп" журналы "Тукайның әкият дөньясында" конкурсын март аенда игълан иткән. Ай ярым эчендә конкурска 300дән артык эш килгән. Жюри рәисе - "Чаян" журналының баш рәссамы Александр Алешин.
Оештыручылар балалар эшләренең "Иң яхшы рәсем", "Иң яхшы эшләнмә" номинацияләрендә һәм 4 - 9, 10 - 15 яшь категориясенә бүленүен искәртте. Җиңүчеләрне Александр Алешин тәбрикләде һәм редакция бүләкләрен тапшырды.
Шунысы игътибарга лаек, җиңүчеләрнең берсен - Илнур Нуриевны "Чаян" журналы хезмәттәшлеккә чакырды.
Укытучылар һәм тәрбиячеләр "Шагыйрьнең тормыш юлы", "Тукайның иҗат дөньясы" номинацияләрендә бүләкләнде.
Ике редакция барысы 16 баланы, 6 педагогны бүләкләде. 10 педагогка редакциянең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кичә музыкаль номерлар белән аралашып барды. Катнашучылар аеруча Илһам Шакиров репертуарындагы "Идел буе каеннары"н җырлаган Кирилл Михайловны алкышлады.
Бүләкләү тантанасы "Туган тел" җыры белән тәмамланды.