ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Дуслар! 2016 елда "Шәһри Казан" газетасы "Безнең авыл" дигән бәйге уздырган иде. Редакция тарихында моңа кадәр мондый кискен "көрәш" барган конкурс булмады. Күп санлы укучылар соравы буенча, әлеге бәйгене быел да уздырырга булдылар.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле журналистлар! Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Интернет-массакуләм мәгълүматлары  өчен журналистик конкурс игълан итә. Дэүләт гражданлык хезмәте - 2018 мәсьәләләрен яктырту буенча иң яхшы журналист эшләренә бәйге игълан ителде.


27
март, 2018 ел
сишәмбе

«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Яшь һәм урта буын иҗатчыларның унлап проза әсәрен “Юность" редакциясенә тапшырырга сөйләштек, диде Данил Салихов.

Конкурста 381 китап катнашкан; чәчмә әсәрләр арасында Нәбирә Гыйматдинова китабы - беренче урында.


23
март, 2018 ел
җомга

Бәйгедә катнашу өчен бу теманы яктырткан һәм 2017 елның 1 августыннан 2018 елның 20 июленә кадәр чыккан эшләрне 29 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Елдан-ел дәрәҗәсе үсә барган масштаблы тантана – татар музыкаль телеканалы «TMTV» премиясе – быел 21 апрельдә «Пирамида» концертлар залында узачак.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

“Татар-информ” былтыр 1 һәм 3нче кварталда, "Медиалогия" версиясе буенча, иң күп искә алынучы гаммәви матбугат чаралары егермелегенең башында торды.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге белән берлектә  Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм-Хрустальное перо» XXI бәйгесен үткәрү турында игълан итә.


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда Россия Президентын сайлауда 83 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International