Йөз яшь күп тә кебек, юк та кебек...

2018 елның 27 апреле, җомга

Газетабызның юбилее якынлашкан көннәр. “Утыз көн уразаның бер көн гаете булган кебек, йөз еллык юбилеебыз килеп җитте. Исеме берничә тапкыр алыштырылса да, заман белән  бергә атлаган. Журналистлар кайсы гына чорда да җил искән уңайга авышырга тиеш түгел. Хакимият белән халык арасында күпер булдыру өчен барлыкка китерелгән матбугат чарасы без”, – диде “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров “Татар-Информ” агентлыгында үткән очрашуда.

Бәйрәм күңел ачудан гына тормый 
Журналистлар белән күзгә-күз очрашып сөйләшү дә газета тарихы, юбилей чараларына гына кайтып калмады. Ике арада шактый кызыклы әңгәмә килеп чыкты. Күпне күргән, күп чарланган каләм ияләренең, баш мө­хәрриргә һәм аның урынбасары Илнар Хөснуллинга сорау бир­гәндә, каршы яктан ни ишетергә теләүләре дә яхшы аңлашыла иде. Үзләренең үк җаваплары бар иде, димәкче булам. Ә “Ватаным Татарстан”ның бер гасырлык юбилее күңел ачу чараларына гына корылмаячак. Дөрес, анысы да була, ләкин дөнья­ны шаулатып түгел. Мәгънәле, игелек эшләүгә корылган чарага әзерлек бара. “Бәйрәм булачак, ләкин икенче көнне газета да чыгачак. Укучыларыбыз алдындагы вазифаны бәйрәм көннәрендә дә онытмыйбыз, – диде Илнар Хөснуллин.  – Газетаның беренче саны рәсми чыккан көн – 1918 елның 12 марты һәм шул көннән котлаулар агыла”.

Редакциянең, газета чыгарудан тыш, социаль проектлары да бар. Алар гел үзгәреп тора. Шуларның берсе  – 2013 елдан бирле Казанда Хәйрия концертлары оештыру. Кемгәдер ошарга да, охшарга да тырышып түгел, чарасыз калган авыруларга булышу максатыннан башланган чара ул. Күп еллар дәвамында җомга санында “Кайсыгызның кулы җылы?” дигән махсус сә­хифә дә чыга. Аның аша да ке­шегә күңел җылысы өләшенә, яшәүгә өмет уятыла, ярдәм оештырыла. Хәйрия чарасына күп кенә артистлар, бер белмәгән кешеләр дә кушылды. Ул сигез тапкыр үткәрелде. Юбилей чарасы  – Хәйрия концерты исә 3 май көнне  Казан филармония Концертлар залында кичке сәгать биштә башланып китә. Игелек кылуга үзеннән өлеш кертергә теләүчеләргә анда катнашу мөмкинлеге бар.  Җыелган акча Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче,  юл фаҗигасенә тарып, авыр хәлдә калган Илнар Хәлиуллинга биреләчәк.

Татар телен кыстылар, журналистлар әзерләргә акча юк, кая барып чыгарбыз?

– Татар матбугатына гына түгел, гомумән матбугатка сулыш алдырмас өчен, төрле чаралар табалар, – диде баш мөхәррир җавабында. – Сезнең вакыт бетә, тагын биш ел калды, ике ел, дип юрап килделәр. Басма матбугат­ның чыккан кадәресен дә халыкка җиткермәс өчен җан тырмашалар.


Яшь кадрлар әзерләүнең дә аңлаешсыз булуын әйтте ул. Университетта узган Ачык ишекләр көнендә яшьләрнең сүз сө­ре­шенә дә борчылган. “Анда жур­налистиканың дәһеле дә юк, эчтәлек турында түгел, техник мөмкинлекләр турында сөй­лиләр. Ә үзәктә булырга тиешле бала кайда соң, таста су гына түгелме? Журналистиканың үзә­ген­дә кеше, җанлылык булырга тиеш, – ди Миңназыйм Сәфәров. – Ә бюджет урыны калмый икән – бетте дигән сүз, әмма бер өметем бар: бу саташу кайчан да булса юкка чыгар дип уйлыйм. Хөкү­мәткә 10 журналист әзер­ләргә акча бирү кыйммәткә төшәме? Болай эшләргә ярамый, аны җимерсәң, бетә ул. Журналистика бер беткәч, кабат торгызылса да, аңа килмәячәкләр. Бүтән белгечлекләргә укыган­нардан журналист ясамакчы булалар. Журналистны әвеш-тәвеш китереп кенә язарга өйрәтеп тә, әзерләп тә булмый”.

Кыйбла кайсы якта, журналистларга берләшергә вакыт җитмәдеме, безне кем яклар?

Очрашуда бик күп каләм әһел­ләре күңелен бимазалаган тагын бер сорауны бирделәр. Без, журналистлар, ниндидер чараларда күрешкәч, сәлам­ләшү­дән ары узмыйбыз, бер-бере­безне  белмибез, танымыйбыз. Безгә берләшергә кирәк, дип уйламыйсызмы?

Әлеге сорауга бу эшнең башында “Ватаным Татарстан” җитәкчелеге тормас микән, шул эшкә алынмас микән, дигән фикер салынган иде. “Беркем дә, әйдәгез, журналистлар, берлә­шегез, димәячәк. Кемгә кирәк ул? Бүген һәркемнең үз хәсрәте үзенә җиткән. Сезнең ярдәм белән бу эшне башларга әзер”, – диде Миңназыйм абый. Бүген, чыннан да, хәсрәттә генә түгел, шатлыкта да бергәләшеп сөй­ләшү, һич югы танышу, кемнең кем икәнен белеп тору җитми.

Татар журналистикасының тәэсир итә алу көче зурмы? Федераль журналистикада берләшү һәм камчылау дигән нәрсә бар. Без шуны булдыра алабызмы?

– Журналистика барлыкка килгәннән бирле әйтелә торган сүзләр, – ди Миңназыйм әфәнде. – 35 ел эшлим инде, һаман шуны әйтәләр. Ничек үзгәрүне тотып карап булмый. 1937 елларда сизелгән ул. Бер-берсе өстеннән язганнар һәм икенче көнне үк кулга алулар башланган. Мондый  көнгә калырга язмасын. Тик  әйтү белән әйтмәү бер түгел. Мактап язып кара һәм берәр кешене тәнкыйтьлә. Реакциясе шунда ук сизеләчәк. Сәяси фикер­дән дә курыкмаска кирәк. Син сәясәт белән шөгыль­ләнмә­сәң, ул синең белән шөгыль­ләнәчәк, диләрме әле?!


Камчылау манчуны хәтер­ләтә. Ул сүз белән килешеп бетмим. “Манчу” – бер яклы дигән сүз. Бер кешене камчылаганда, ул кешенең дә фикерен сорау ягында торам. Ә нишләп  сез болай эшләмәдегез, дип аңа да сүз бирергә кирәк. Бер яклы гына журналистиканы хупламыйм. Һәркем үз юнәлеше белән шө­гыльләнсен иде. Кайда сәясәт, кайда икътисад икәнен белеп тә бетереп булмый торган заманда яшибез.

Данис Зариповка ник кызыгалар да, татарның милли көрәш батырларын ник исем­ләп бел­миләр?

Очрашуда шулай ук тираж җыюның төрле ысуллары, намуссыз көндәшлек турында да сөй­ләшенде. Нишләп кыңгыр эш­ләрне каләмегез аша фаш итмисез, дип коткы салуны да ишеттек. Юкса абруйлы матбугатның чагу, батыру, тырнак астыннан кер эзләү белән шөгыль­лән­мәя­чәген дә белеп торалар. Берлә­шик һәм фаш итик – бер чиктән икенче чиккә ташлану түгелме? Миңназыйм Сә­фә­ровның 1980 елларда  район җитәкчеләре бе­л­ән әчелешле булган һәм газета битләрендә урын алган “тешле” язмаларын да хәтерләүчеләр бар. Татар көрәшен Россия киң­лекләренә чыгарыйк, көрәшче­ләрне хоккейчы Данис Зарипов дәрәҗә­сенә күтәрергә кирәк. Бу фикер­ләр дә чынбарлыктан ерак.  

– Ярар, Россия киңлегенә чыгарырсың, ди. Бу очракта аның нигезе калырмы? Кешегә күр­сәтәм дип, тамырына балта чабылмасмы? – ди Илнар Хөс­нуллин. – Икенчедән, “ВТ”ның Муса Җәлил исемендәге татарча көрәш турниры быел 55 нче мәртәбә үтте. Көрәшчеләрдә, халыкта кызыксыну зур, ә журналистларда? Күп дигәндә, өч-дүрте күренә. Ә нишләп килмиләр, милли көрәшне яктыртмыйлар? Аң­ла­масаң, яза алмыйсың, аңлау өчен карарга кирәк. Ә Зариповка охшарга тырышу – бала-чаганың миллион сумга омтылуыннан. Кө­рәштә алай була алмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International