“Татарстан” дәүләт телевидение-радиокомпаниясе радиотапшырулары УКВдан FM ешлыгына күчте, дип хәбәр итә “Татарстан Республикасы радио-телевидение тапшырулары үзәге” Россия телерадио челтәре (РТРС).
Халыкта радиоалгычларның барысы да диярлек чит илдә эшләнгән. Аларда УКВ ешлыгы түбәндә урнашкан, шунлыктан анда “Татарстан” дәүләт телевидение-радиокомпаниясе радиотапшырулары юк. Шуңа күрә әлеге проект гамәлгә кертелә. FM ешлыгына күчү Нурлатта һәм Актанышта “Россия радиосы + Татарстан радиосы” радиопрограммасын эфирга кушу белән төгәлләнде.
Россия телерадио челтәренең Татарстандагы филиалы шулай ук радиокомпанияләр белән килештерелгәндә, “Россия радиосы + Татарстан радиосы” һәм башка популяр радиопрограммалар тапшыру зонасын киңәйтүне дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта Казанда һәм Чаллыда “Вести FM” һәм “Маяк” программалары трансляцияләнә һәм аларны халыкның 51,81 проценты тыңлый.