“Әйдә ТНВга!” бәйгесенә беренче турга барлыгы 41 эш кабул ителгән. Аларның 28е икенче турга үтте. “Мин – кадрда” дип аталган бу турда катнашучылар видеопрезентация тәкъдим иткән. 28 кеше арасыннан 6 кеше финалга үткән.
11 май көнне финалистлар танылган татар журналистларыннан интервью алачак. “Интервью” жанрында узачак конкурска булган иҗади таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аның шәхесен ачып бирердәй сораулар бирү. Өченче тур нәтиҗәсендә 3 кеше ТНВдан КФУда бушлай белем алуга юллама отачак.
“Әйдә ТНВга!” конкурсы максаты – татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, “Яңа гасыр” республика каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.