Бер гасырлык бәйрәм: җырлатты да, елатты да бу кичә

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Татар матбугаты өчен 100 ел вакыт күпме, әллә азмы? 3 май көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган бәйрәмебезгә килүчеләр әнә шул сорауга җавап табарга тырышты. “Ватаным Татарстан” укучылары, хезмәткәрләре һәм зур кунаклар белән олуг юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә килүче һәркем изге эштә дә катнаша алды. Юбилей кичәбезне хәйрия концерты итеп оештыру нияте турында алдан ук хәбәр иткән идек инде.

Бүгенге кебек дөнья куабыз дип кабаланып яшәгән, кулдан кесә телефоны-гаджетлар төш­мә­гән заманда да газетаның тот­кан урыны, үз абруе бар. Бәй­рәм­дә катнашучылар моңа та­гын бер кат инанды. Заманасы шундый дигәннән, техник яңа­лык­лар кичәбезгә дә үтеп кергән иде. Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов, Татарстан Дәү­ләт Киңәшчесе Минтимер Шәй­миев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кот­лау сүзләрен сәхнә түрендәге зур экран аша җиткерде. “Рес­публика җитәкчелегендә күп ел­лар эшләү дәверендә без сез­нең белән һәрчак эшлекле һәм та­ләпчән мөнәсәбәттә булдык. Һәр көнне иртән матбугат укуны та­тарча газета-журналлардан баш­­лыйм. Алар арасында иң беренчесе – “Ватаным Татар­стан” газетасы. Аның эчтәлеге белән танышам. Бу инде – минем яшь чаклардан ук гадәтемә кер­гән гамәл. Бүген дә, фикер­дәшләр булып, сезнең белән гел янәшә атлыйбыз. Үзара теләк­тәшлек өчен бик зур рәхмәт. Алга таба бердәм булып хез­мәт итәргә язсын”, – диде Татар­станның беренче Президенты. Аның сүз­ләре йөрәккә бал-май булып ятты, билгеле. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчеле­ген­дәге Татарстан Республикасы Фольк­лор музыкасы дәүләт ансам­б­ленең кичәне ачып җибәргән чыгышы, Татар­стан­ның халык артистлары Рөс­тәм Закиров, Зөһрә Сә­хәбиева, Резеда Галимова, Татар­станның атказанган артисты Рөс­тәм Асаев, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Сиринә Зәйнетдинова, Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Айсылу Габдинова һәм Азат Абитовның җырлавы  исә тагын да дәрт өстәде.

“Ничек инде, мин дә килмә­сәм, бу бәйрәмдә кайсы район башлыгы катнашырга тиеш соң? – диде театр бинасына килеп ке­рүгә Актаныш районы җитәкчесе Энгель Фәтта­хов. – Элек районда “Игенче даны” газетасы чыга иде, хәзер – “Актаныш таңнары”. Элек “Социалистик Татарстан” чыга иде, хәзер – “Ватаным Татарстан” газетасы. Төп ике басма инде ул, аларны кечкенәдән укыдык. Әти укытучы иде, ул бервакытта да шушы ике газетаны алмыйча калмады. Без “Социалистик Татарстан”, “Ватаным Татарстан” газетасын укып, шуның нәтиҗәсендә тәрбияләнеп үстек. Ул безнең рәсми орган да булып тора. Шуңа күрә ничә ел район башлыгы булып эшләгәндә дә, Казанга килгәч тә, без ул газетадан башка яшәмәдек. Министр вазифасын башкарганда да гел бергә булдык. Шуңа күрә хөрмәтем бик зур. Язгы кыр эшләре чоры булса да, бөтен эшемне ташлап килдем”. “Мин шәхсән котлап китмичә булдыра алмадым, – ди Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. – 1992 елдан бирле район башлыгы булып эшлим, шу­ңа күрә газета белән тыгыз элемтәдә торабыз. “Ватаным Татарстан”да район яңалыкларын да гел яктыртып торалар. Ул – безнең үзәк басма. Мин бик канәгать”.

Тормышта басма матбугат­ның тоткан урыны, аның әһә­мияте турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратниковадан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. “Татарча газеталар чыга башлаганнан бирле, алар алдына куелган максатлар барыбызга да билгеле. Басма матбугат агитатор, пропаганда алып баручы һәм оештыручы вазифасын башкарырга тиеш булган. Оештыручы вазифасын, милләтне үз тирәсенә җыю бурычын “Ватаным Татарстан” газетасы бүген дә бик матур итеп башкара. Ул – чыннан да, халыкчан газета. Ре­дакциягә бик күп хатлар килә. Хат ташучы газета­ның берәр санын китереп җиткер­мәсә дә, шунда ук зар белдерәләр. Рәхмәт хатлары да күп килә. Мондый хәл бөтен редакцияләрдә дә юк. Хәзер әлеге традиция юкка чыга башлады. Ә “Ватаным Татарстан”­га халык  бик ышана. “Каян белдегез соң бу хакта?” – дип сорагач: “Ватаным Татарстан”да язылган иде”, – дип җавап биргән­нәрен үзем дә ишеткәнем бар. Әлеге басма канун дәрәҗәсендә кабул ителә. “Ватаным Татарс­тан”­да үткен каләмле, сәләтле журналистлар эшли. Газета нәкъ шундый булырга тиеш. Кыю, халык мәнфәгатьләрен яклаучы басма ул. Соңгы вакытта бүгенге кебек интернет заманында газеталар калмаячак, дигән фикер­ләр дә ишетергә туры килә. Минемчә, алай түгел ул. Халык тормышын тирән­тен аңлаучы, аларның мәнфәгать­ләрен яклаучы газета мәңге яшәя­чәк”, – дип бәяләде эшебезне Римма Ратникова.

Без “Татмедиа” республика мат­бугат һәм массакүләм ком­муникацияләр агентлыгы белән дә бер казанда кайныйбыз. “Йөз ел дәверендә газета төрле исемнәр астында басылып чыкса да, ул үзенең рухын, эчтәлеген саклап килә. Татар халкына һаман да фидакарь хезмәт итә. Бүген “Ватаным Татарстан” газетасы – рәсми матбугат органы да, социаль әһәмияткә ия булган көн кадагында торган актуаль темаларны һәм сорауларны яктыртучы басма да булып тора”, – диде агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмә­това. Бу исә безнең дөрес юлдан баруыбызны дәлилли. Йөз еллык бәйрәм дә – укучыларыбыз белән уртак тырышлык нәтиҗәсе! “Бер журналист йөз инспекторны алмаштыра”, – ди әнә бәйрәмдә катнашкан “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы җитәкчесе Рифкат Миң­неханов.

 Бәйрәм теләкләрсез дә булмый. “Мин бәләкәйдән үк диярлек, дүрт яшьтән “Ватаным Та­тарстан”ны, ул вакытта “Совет Татарстаны”н укып үстем. Газета өйгә гел килеп торды. Без гаи­ләдә сигез бала идек, әткәй колхоз рәисе булып эшләде. Кич белән эштән арып кайткач, әткәй мине кычкырып газета укыта иде. Сигез баланың өлкәнрәк­ләре мәк­тәптә укыгач, мин дә шуларга ка­рый-карый укырга өй­рәндем. Әт­кәйгә иҗекләп “Совет Татарстаны” газетасын укый идем. Минем өчен ул – акылга, аңга, фикергә юнәлеш бирүче генә түгел, хәтта хәреф танырга өйрәтүче газета да. Билгеле, “Ватаным Татарстан” газетасының вазифасы бик тә катлаулы. Чөн­ки ул – рәсми газета. Парламенттагы бик тә җитди мәсьәләләрне халыкка җиткерү өчен, аеруча оста журналист булу кирәк. Газета – ике арадагы күпер. Бу күпер нык булсын өчен, журналистлар да, безнең җитәкчеләребез дә бик оста, сә­ләт­ле булырга тиеш. Газетаның алдагы язмышы турында уйлыйбыз икән, һичшик­сез, ул үзенең укучылары, татар халкы, Татарстанда гына түгел, республикадан читтәге мил­ләт­тәш­ләребез белән дә ныклы элемтә булырга тиеш. Ә аның өчен хөкүмәт, дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк. Чөнки бу – мил­ләтебезнең бердәнбер басмасы, төп рәсми газетасы. Без бер максат, бер хыял тирәсендә тупланырга телибез икән, татарның бөтен төбәкләренә барып җитәргә кирәк. Бу – дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле проблема”, – ди Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

Кичәдә матур теләкләр күп әй­телде, хезмәттәшләребезгә дәү­ләт бүләкләре тапшырылды. Тарих чыл­бырын югалтмаска ярдәм итеп яшәүче ветераннарыбыз да онытылмады. Аларга чәчәк бәйләмнә­рен КФУда белем алучы булачак журналистлар тапшырды. Монысы да аерым мәгънәгә ия.

Уртак бәйрәмебездә җыелган матди ярдәм юл фаҗигасендә зыян күргән егет – Биектау райо­нының Дөбъяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга тапшырылачак. Илнар үзе бәйрәмгә килә алмады. Кичәдә аның әтисе Илги­зәр абый катнашты. “Бәлагә тарыгач та, шө­кер, тирә-юнебездә миһербанлы кешеләр күп булуына инандык. Илнарга чит ил хастаханәсендә операция ясауга 9 миллион сум акча кирәк. Без­нең гаилә өчен бик зур сумма бу. Игелекле кешеләргә, “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәт­кәр­лә­ренә ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәт”, – диде Илгизәр абый. Сүз уңаеннан, бәйрәм көнне оештырылган хәйрия концерты – газетабыз үткәргән тугызынчы ярдәм чарасы. Моннан тыш, “Ватаным Татарстан”да авыр хәлдә калган кешеләр турында язмалар даими рәвештә басылып тора. Хәйрия эшендә даими катнашучыларыбыз да бар. Концертка дип, билет сатып алып, Биектаудан килгән Таһир Хәлиуллин да шундыйлардан. Концерттан соң халык таралышканда, ике хатын-кызның сөйлә­шүе дә игътибарны җәлеп итте: “Кичә буе елап утырдым. Хәйрия концертына тагын киләм әле”, – диде аларның берсе. Эшебез газета чыгару белән генә бетми.

Бәйрәмгә безне якын итеп Татарстан Сәламәтлек саклау, Экология һәм табигый ресурслар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, республика­ның Азнакай, Саба, Кайбыч, Буа, Мамадыш һәм Балтач районнары хакимият­ләре, Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан китап нәш­рия­ты, “Идел-Пресс”, Бөтен­дөнья татар конгрессы, “Таттелеком” оешмасы вәкилләре, республикадагы төр­ле матбугат чараларында эшләү­че хез­мәттәшләребез дә килде. Алар безгә җылы, ихлас теләк­ләрен җиткерде. Россия ислам институты ректоры Рә­фыйк Мө­хәммәт­шин, галим Дамир Исхаков та безнең белән бергә бәйрәм итте. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт Торак фонды социаль ипотека программасы буенча чиратта торучы өч хезмәттә­шебезгә фатир алу өчен сертификат тапшырды. Уфа – Казан юллары да күптән якынаеп беткән. Олуг юбилейда Уфаның татар телендә чыгып килүче “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхет­динов һәм танылган язучы-сати­рик Марсель Сәлимов­ны күреп куандык. Кичәне оештыруда зур ярдәм күрсәткән­нәре өчен “Корстон” кунакханә-кү­ңел ачу комплексы җитәкчесе Рәис Мөбарәк­җановка һәм Г.Тукай исе­мен­дәге Татар дәүләт филармония­се җи­тәк­чесе Кадим Нуруллинга чиксез рәхмәтебезне белдерә­без!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International