"Татар-информ" "Болгар радиосы"ның Иске татар бистәсендәге концертын онлайн күрсәтә

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Бүген, Радио көне уңаеннан, Казанның Иске татар бистәсендә "Болгар радиосы" эстрада җырчылары катнашында күңел ачу чарасы оештыра. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бу концертны онлайн күрсәтә.

"Концертта шоу-бизнес йолдызлары һәм "Болгар радиосы" алып баручылары катнашачак. Тамашага керү бушлай", - дип хәбәр ителә радионың социаль челтәрдәге рәсми төркемендә. Концерт 17.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International