Гран-при иясе һәм җиңүчеләр милли журналистика факультетына эчке сынау имтиханыннан тыш кабул ителә.
Утырышта туган телне саклау буенча Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнүе турында әйтелде.
Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.
Узган атнада Татарстан журналистика өлкәсендә эшләүчеләрнең XXI тапкыр узучы “Бәллүр каләм” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бүләкләр 10 номинация буенча бирелде. Быел конкурска гаризалар апрельдә үк кабул ителеп бетте. “Бәллүр каләм” оештыру комитетына Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 1,5 меңгә якын эш килгән. 60 кеше номинант буларак икенче турга узса да, җиңүчеләрнең исемнәре соңгы минуткача сер булып калды.
“Соңгы елларда журналистикада шәхесләр азайды, дип әйтәләр. Һәр ел саен бүләкләрне бирергә кеше юк дип әйтәбез, ә аннары комиссия материалларны укый, телетапшыруларны карый, без бу бүләкләрнең җитмәвен күрәбез. Соңыннан Айрат Ринатович белән бу вәзгыятьтән чыгу юлын эзлибез”, – ди тантанада катнашкан Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә моннан 20 ел элек үк инде “Бәллүр каләм” бирмәкче булалар. Әмма моны эшләү насыйп булмый кала. Ниһаять, аңа 2018 елның иң яхшы ньюсмейкеры буларак “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе халык алдындагы шәхес буларак, ел дәвамында матбугат чаралары игътибар үзәгендә булган һәм “Танылу” номинациясендә билгеләп үтелде.
– Ул авыр вакытлар иде. Кая анда конкурста җиңүче булу?! Исән калганыбызга рәхмәт, – ди Минтимер Шәймиев. – Икенче елга да бу сәхнәдә торсам, аптырамассыз. Әле күптән түгел эш бүлмәмә бер төркем яшьләр килеп керде. Туган авылымда парк төземәкчеләр икән. Яшьләрнең сүзләре шулкадәр күңелгә үтеп керә. Авыл уртасында фонтан ачыласы икән. Ышанасы да килә, әмма әле бит авылда маллар да йөри. Шәһәрдә үскән яшьләр авылны бөтенләй күз алдына китерми төсле тоелды. Авыл җирлеге, район башлыгы белән хәл итәргә кирәктер, дигән сүзләр дә әйтеп җибәрдем, – ди ул. – Озак та тормады, бу хакта язып та чыктылар. Ә нәрсә? Факт бар. Яшьләр минем янга килде, сөйләшү булды. Менә шуңа күрә даның еракларга китүгә аптырыйсы юк, – ди ул ярым шаяртып.
“Журналистикада исем” номинациясендә “Идел” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова, “ТНВ” каналы журналисты Венера Аитова, “Российская газета”дан Ольга Кондрева җиңүче булдылар.
– Эшемне югары бәяләгәннәренә чиксез шатмын. Бу минем генә түгел, бөтен командамның җиңүе. Иң беренче чиратта мине аңлаган гаиләмә, әти-әниемә рәхмәтемне җиткерәм. Бик шатландым. Арып-талып эшләүләр онытылды. Киләчәктә тагын да тырышыбрак эшлисе килә хәзер, – ди “Таяну ноктасы”н алып баручы Венера Аитова.
Мамадышның массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчесе, “Нократ” газетасының баш мөхәррире Светлана Ханованың да “Бәллүр каләм”е бар хәзер.
– Җиде ел редактор булып эшләгәндә, ел саен хезмәттәшләрем катнашып җиңеп килде. Барысының да мондый зур бүләкләре бар инде. Быел алар үзләре мине бу чарада катнашырга өндәде. Бераз куркып та калдым. Баш мөхәррир башың белән, алып булмаса? Ә бит катнашучыларның барысы да үз эшенең осталары. Тәвәккәлләп ел буена башкарган эшләремне җибәрдем. Күңелдә җиңәсе килү теләге бар иде. Өмет тә яшәде. Кулыма “Бәллүр каләм”не алуга бик сөендем. Миңа ышаныч белдергән хезмәттәшләремә зур рәхмәт, – ди ул.
Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән конкурста җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады. Аның кулыннан иң зур бүләкне хезмәттәшебез, “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире урынбасары, гомеренең 46 елын журналистикага багышлаган Габделбәр Ризванов алды. Аңа “Бәллүр каләм” сыны һәм “LADA Kalina” автомобиле тапшырылды.
– Әлегә кадәр ышанып бетә алмыйм. Олы бүләк булды бу. Күп милләтле Татарстаныбызда хезмәт кешесенә хөрмәт зур. Армый-талмый хезмәт, тырышлыгыңны кызганма гына. Мин бик шатмын. Бу куанычлы мизгелне минем белән бергә уртаклашкан һәркемгә дә шундый бәхет елмайсын, – ди ул. Ә без – “ВТ”лылар әлеге машинаның Габделбәр Газизовичка озак еллар хезмәт итүен телибез.
Алексей Песошин каләм әһелләренә дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Алар арасында “Ватаным Татарстан”ның үз хәбәрчесе Гөлсинә Хәбибуллина һәм баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров та бар. Алар “Татарстанның атказанган матбугат һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән тәбрик итәбез!
P.S: “Ватаным Татарстан” газетасының юбилее узса да, әле дә котлаулар кабул итәбез, коллективыбыз төрле чараларда катнаша. Кичә Казан (Идел буе) федераль университетында “Татар телле мәгълүмат кырының үсеш проблемалары: тарихи тәҗрибә һәм заман чакыруы” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде. Сезне әлеге конкурста канашырга чакырабыз!
Татарстанда Матбугат көне алдыннан, “Пирамида” комплексында Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXI конкурсының бүләкләү тантанасы узды.
«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.
18 майда Санкт-Петербург дәүләт университеты филология факультеты эчке ишегалдында Татарстан Республикасы Матбугат көненә багышланган чара узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Матбугат көненә багышланган чара көндезге сәгать 12дә Россиядә беренче татар газетасы “Нур”га нигез салган танылган мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов бюсты янында уза.
Әлеге чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге белән бергә үткәрә.
Татарстан Республикасында журналистика һәм массмедиа өлкәсендә 2018 елгы ”Бәллүр каләм” XXI бәйгесе номинантлары
“Бу адым кирәк иде инде, бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк", - диде Илшат Әминов.