Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумының пленар утырышы башланды.
Аның эшендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм башка рәсми затлар катнаша.
Чараның төп максаты - Россиянең милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының торышы, үсеш перспективалары турында фикер алышу. Форумга Россиянең 19 төбәгеннән 200 дән артык делегат җыелган.
Каләм ияләрен "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов сәламләде. Форум дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Минтимер Шәймиев заманча мәгълүмати киңлектә сүзеңне ишеттерә белү, югалып калмау җиңел бурыч булмавын билгеләп узды. Бу вазифаның талантлы, үз эшенә тугры масакүләм мәгълүмат чаралары җилкәсендә булуын әйтте. Республикада 963 ММЧ теркәлгәнен, аларның 560ы - басма матбугат, 193е электрон форматта, 90нан артык телеканал, 13 мәгълүмати агентлык булуын белдерде. "Төбәкләрдәге кайбер газеталар саннарын шәхсән минем почтага юллый. Аларның күңел биреп эшләнгәне күренеп тора", - дип ул Татарстанның Россиядә иң күп укый торган төбәк булып танылганын да искәртте.
Бүген пленар утырыштан соң, "Милли сәясәтне гамәлгә ашыруда төбәк ММЧ роле" темасына семинар узачак.