Россия һәм Татарстанның Журналистлар берлекләре арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде

2018 елның 17 августы, җомга

Россия Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Әлеге документ бүген Казанның "Корстон" комплексында VII Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы пленар утырышында рәсмиләштерелде. Аны РФ Журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова имзалады.

"Ике берлек параллель уңышлы гына үсеш ала. Тәҗрибә алмашу, хезмәттәшлек турында килешү төзү әһәмияткә ия", - дип белдерде Владимир Соловьев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International