Татарстанда «Тере тел — тере милләт!» конкурсы башланды

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Аны оештыручылар республика территориясендә дәүләт телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларны барларга җыена.

 

Республикабызда  дәүләт телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларга «Тере тел — тере милләт!» конкурсы башланды. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте сайтында урнаштырылган.

Конкурс ике номинациядә уздырыла: «Иң яхшы интернет-проект» һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында теманы иң яхшы яктырту».

Җиңүчеләргә проектларын гамәлгә ашыру һәм дәвам итү өчен грант биреләчәк. Грантларның гомуми суммасы — 300 мең сум.

Заявкалар агымдагы елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы.

Тулырак мәгълүмат http://tel.tatar.ru сайтында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International