Канал 24 сәгать буе өзлексез эшләячәк, ди Әминов.
21 майга кадәр "Шәһри Казан" газетасына ташламалы бәяләрдән язылырга мөмкин.
Бәйгенең тантаналы өлеше башланыр алдыннан «Россия 24» телеканалы баш мөхәррире Евгений Бекасов гаммәви мәгълүмат чаралары өчен ачык семинар үткәрә.
Конкурсның максаты – дәүләт граждан хезмәте турында уңай иҗтимагый фикер булдыру һәм дәүләт граждан хезмәтенең абруен арттыру.
Документлар 2018 елның 1 ноябренә кадәр (1 ноябрьне дә кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, 6 кат, 6 кабинет, эшләрне китереп тапшырырга, почта яисә электрон почта prtatmedia@gmail.com аша җибәрергә мөмкин, конкурс эшенә “Дәүләт граждан хезмәте мәсьәләләрен яктыртуга багышланган иң яхшы эшләргә 2018 елгы республика конкурсына” дигән тамга куелырга тиеш, белешмәләр өчен тел.: 8(843) 570-31-04.
Татар матбугаты өчен 100 ел вакыт күпме, әллә азмы? 3 май көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган бәйрәмебезгә килүчеләр әнә шул сорауга җавап табарга тырышты. “Ватаным Татарстан” укучылары, хезмәткәрләре һәм зур кунаклар белән олуг юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә килүче һәркем изге эштә дә катнаша алды. Юбилей кичәбезне хәйрия концерты итеп оештыру нияте турында алдан ук хәбәр иткән идек инде.
Бүгенге кебек дөнья куабыз дип кабаланып яшәгән, кулдан кесә телефоны-гаджетлар төшмәгән заманда да газетаның тоткан урыны, үз абруе бар. Бәйрәмдә катнашучылар моңа тагын бер кат инанды. Заманасы шундый дигәннән, техник яңалыклар кичәбезгә дә үтеп кергән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлау сүзләрен сәхнә түрендәге зур экран аша җиткерде. “Республика җитәкчелегендә күп еллар эшләү дәверендә без сезнең белән һәрчак эшлекле һәм таләпчән мөнәсәбәттә булдык. Һәр көнне иртән матбугат укуны татарча газета-журналлардан башлыйм. Алар арасында иң беренчесе – “Ватаным Татарстан” газетасы. Аның эчтәлеге белән танышам. Бу инде – минем яшь чаклардан ук гадәтемә кергән гамәл. Бүген дә, фикердәшләр булып, сезнең белән гел янәшә атлыйбыз. Үзара теләктәшлек өчен бик зур рәхмәт. Алга таба бердәм булып хезмәт итәргә язсын”, – диде Татарстанның беренче Президенты. Аның сүзләре йөрәккә бал-май булып ятты, билгеле. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең кичәне ачып җибәргән чыгышы, Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Зөһрә Сәхәбиева, Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Сиринә Зәйнетдинова, Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Айсылу Габдинова һәм Азат Абитовның җырлавы исә тагын да дәрт өстәде.
“Ничек инде, мин дә килмәсәм, бу бәйрәмдә кайсы район башлыгы катнашырга тиеш соң? – диде театр бинасына килеп керүгә Актаныш районы җитәкчесе Энгель Фәттахов. – Элек районда “Игенче даны” газетасы чыга иде, хәзер – “Актаныш таңнары”. Элек “Социалистик Татарстан” чыга иде, хәзер – “Ватаным Татарстан” газетасы. Төп ике басма инде ул, аларны кечкенәдән укыдык. Әти укытучы иде, ул бервакытта да шушы ике газетаны алмыйча калмады. Без “Социалистик Татарстан”, “Ватаным Татарстан” газетасын укып, шуның нәтиҗәсендә тәрбияләнеп үстек. Ул безнең рәсми орган да булып тора. Шуңа күрә ничә ел район башлыгы булып эшләгәндә дә, Казанга килгәч тә, без ул газетадан башка яшәмәдек. Министр вазифасын башкарганда да гел бергә булдык. Шуңа күрә хөрмәтем бик зур. Язгы кыр эшләре чоры булса да, бөтен эшемне ташлап килдем”. “Мин шәхсән котлап китмичә булдыра алмадым, – ди Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. – 1992 елдан бирле район башлыгы булып эшлим, шуңа күрә газета белән тыгыз элемтәдә торабыз. “Ватаным Татарстан”да район яңалыкларын да гел яктыртып торалар. Ул – безнең үзәк басма. Мин бик канәгать”.
Тормышта басма матбугатның тоткан урыны, аның әһәмияте турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратниковадан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. “Татарча газеталар чыга башлаганнан бирле, алар алдына куелган максатлар барыбызга да билгеле. Басма матбугат агитатор, пропаганда алып баручы һәм оештыручы вазифасын башкарырга тиеш булган. Оештыручы вазифасын, милләтне үз тирәсенә җыю бурычын “Ватаным Татарстан” газетасы бүген дә бик матур итеп башкара. Ул – чыннан да, халыкчан газета. Редакциягә бик күп хатлар килә. Хат ташучы газетаның берәр санын китереп җиткермәсә дә, шунда ук зар белдерәләр. Рәхмәт хатлары да күп килә. Мондый хәл бөтен редакцияләрдә дә юк. Хәзер әлеге традиция юкка чыга башлады. Ә “Ватаным Татарстан”га халык бик ышана. “Каян белдегез соң бу хакта?” – дип сорагач: “Ватаным Татарстан”да язылган иде”, – дип җавап биргәннәрен үзем дә ишеткәнем бар. Әлеге басма канун дәрәҗәсендә кабул ителә. “Ватаным Татарстан”да үткен каләмле, сәләтле журналистлар эшли. Газета нәкъ шундый булырга тиеш. Кыю, халык мәнфәгатьләрен яклаучы басма ул. Соңгы вакытта бүгенге кебек интернет заманында газеталар калмаячак, дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Минемчә, алай түгел ул. Халык тормышын тирәнтен аңлаучы, аларның мәнфәгатьләрен яклаучы газета мәңге яшәячәк”, – дип бәяләде эшебезне Римма Ратникова.
Без “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән дә бер казанда кайныйбыз. “Йөз ел дәверендә газета төрле исемнәр астында басылып чыкса да, ул үзенең рухын, эчтәлеген саклап килә. Татар халкына һаман да фидакарь хезмәт итә. Бүген “Ватаным Татарстан” газетасы – рәсми матбугат органы да, социаль әһәмияткә ия булган көн кадагында торган актуаль темаларны һәм сорауларны яктыртучы басма да булып тора”, – диде агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова. Бу исә безнең дөрес юлдан баруыбызны дәлилли. Йөз еллык бәйрәм дә – укучыларыбыз белән уртак тырышлык нәтиҗәсе! “Бер журналист йөз инспекторны алмаштыра”, – ди әнә бәйрәмдә катнашкан “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы җитәкчесе Рифкат Миңнеханов.
Бәйрәм теләкләрсез дә булмый. “Мин бәләкәйдән үк диярлек, дүрт яшьтән “Ватаным Татарстан”ны, ул вакытта “Совет Татарстаны”н укып үстем. Газета өйгә гел килеп торды. Без гаиләдә сигез бала идек, әткәй колхоз рәисе булып эшләде. Кич белән эштән арып кайткач, әткәй мине кычкырып газета укыта иде. Сигез баланың өлкәнрәкләре мәктәптә укыгач, мин дә шуларга карый-карый укырга өйрәндем. Әткәйгә иҗекләп “Совет Татарстаны” газетасын укый идем. Минем өчен ул – акылга, аңга, фикергә юнәлеш бирүче генә түгел, хәтта хәреф танырга өйрәтүче газета да. Билгеле, “Ватаным Татарстан” газетасының вазифасы бик тә катлаулы. Чөнки ул – рәсми газета. Парламенттагы бик тә җитди мәсьәләләрне халыкка җиткерү өчен, аеруча оста журналист булу кирәк. Газета – ике арадагы күпер. Бу күпер нык булсын өчен, журналистлар да, безнең җитәкчеләребез дә бик оста, сәләтле булырга тиеш. Газетаның алдагы язмышы турында уйлыйбыз икән, һичшиксез, ул үзенең укучылары, татар халкы, Татарстанда гына түгел, республикадан читтәге милләттәшләребез белән дә ныклы элемтә булырга тиеш. Ә аның өчен хөкүмәт, дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк. Чөнки бу – милләтебезнең бердәнбер басмасы, төп рәсми газетасы. Без бер максат, бер хыял тирәсендә тупланырга телибез икән, татарның бөтен төбәкләренә барып җитәргә кирәк. Бу – дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле проблема”, – ди Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Кичәдә матур теләкләр күп әйтелде, хезмәттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тарих чылбырын югалтмаска ярдәм итеп яшәүче ветераннарыбыз да онытылмады. Аларга чәчәк бәйләмнәрен КФУда белем алучы булачак журналистлар тапшырды. Монысы да аерым мәгънәгә ия.
Уртак бәйрәмебездә җыелган матди ярдәм юл фаҗигасендә зыян күргән егет – Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга тапшырылачак. Илнар үзе бәйрәмгә килә алмады. Кичәдә аның әтисе Илгизәр абый катнашты. “Бәлагә тарыгач та, шөкер, тирә-юнебездә миһербанлы кешеләр күп булуына инандык. Илнарга чит ил хастаханәсендә операция ясауга 9 миллион сум акча кирәк. Безнең гаилә өчен бик зур сумма бу. Игелекле кешеләргә, “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәрләренә ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәт”, – диде Илгизәр абый. Сүз уңаеннан, бәйрәм көнне оештырылган хәйрия концерты – газетабыз үткәргән тугызынчы ярдәм чарасы. Моннан тыш, “Ватаным Татарстан”да авыр хәлдә калган кешеләр турында язмалар даими рәвештә басылып тора. Хәйрия эшендә даими катнашучыларыбыз да бар. Концертка дип, билет сатып алып, Биектаудан килгән Таһир Хәлиуллин да шундыйлардан. Концерттан соң халык таралышканда, ике хатын-кызның сөйләшүе дә игътибарны җәлеп итте: “Кичә буе елап утырдым. Хәйрия концертына тагын киләм әле”, – диде аларның берсе. Эшебез газета чыгару белән генә бетми.
Бәйрәмгә безне якын итеп Татарстан Сәламәтлек саклау, Экология һәм табигый ресурслар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, республиканың Азнакай, Саба, Кайбыч, Буа, Мамадыш һәм Балтач районнары хакимиятләре, Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты, “Идел-Пресс”, Бөтендөнья татар конгрессы, “Таттелеком” оешмасы вәкилләре, республикадагы төрле матбугат чараларында эшләүче хезмәттәшләребез дә килде. Алар безгә җылы, ихлас теләкләрен җиткерде. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, галим Дамир Исхаков та безнең белән бергә бәйрәм итте. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт Торак фонды социаль ипотека программасы буенча чиратта торучы өч хезмәттәшебезгә фатир алу өчен сертификат тапшырды. Уфа – Казан юллары да күптән якынаеп беткән. Олуг юбилейда Уфаның татар телендә чыгып килүче “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм танылган язучы-сатирик Марсель Сәлимовны күреп куандык. Кичәне оештыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексы җитәкчесе Рәис Мөбарәкҗановка һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
Бүген “Яңа гасыр” телеканалында “Әйдә ТНВга!” бәйгесенең финалистлары ачыкланды. Бу хакта "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, Радио көне уңаеннан, Казанның Иске татар бистәсендә "Болгар радиосы" эстрада җырчылары катнашында күңел ачу чарасы оештыра. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бу концертны онлайн күрсәтә.
"Концертта шоу-бизнес йолдызлары һәм "Болгар радиосы" алып баручылары катнашачак. Тамашага керү бушлай", - дип хәбәр ителә радионың социаль челтәрдәге рәсми төркемендә. Концерт 17.00 сәгатьтә башлана.
“Ватаным Татарстан” үз тарихында тугызынчы хәйрия чарасын оештырды.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары арасында антиэкстремистик тематикасы буенча иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте. Гаризалар катнашучылардан 20.02.2018 кабул ителә башлый.