«Алтын каләм — Золотое перо» XXIX яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә заявка кампаниясе башланды, анда Татарстан Республикасында яшәүче, медиа өлкәсендә эшчәнлек белән шөгыльләнүче 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Фестиваль Яшьләр үсеше өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән, бу «яшьләр һәм балалар»милли проекты максатларына туры килә.
Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр тарату һәм патриотик тәрбия бирүне үстерү максатыннан үткәрелә.
Бүген «Яратам» яшьләр клубында Татарстан Республикасы студентларының массакүләм мәгълүмат чаралары өчен медиаинтенсив башланды. Чара «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Идел» журналы тарафыннан үткәрелә. Ул 80 студентны җыйды.
Казанда «Медиа һәм хакимият: медиа хакимлеге?» IX бөтенроссия фәнни, белем бирү конференциясе башланды. Быел фикер алышуда төп темалар Россия медиакиңлегенең эшчәнлеге һәм медиа белән хакимият, гражданлык җәмгыяте институтлары арасындагы хезмәттәшлекне оптимальләштерү турында булды.
Казанда финанс мошенниклыгына каршы тору темасына массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен семинар-киңәшмә узды.
Бу сорауга җавапны тиздән телеэфирда табарга мөмкин булачак. «Тatarstan Today. Дөньяга ачык» медиапроекты авторы һәм алып баручысы Динә Газалиева, җирле халык белән якыннан аралашып, көнкүреш, мәдәният белән танышып, иң кызыклы әйберләрне үз күзләре белән күрергә тырышты.
2025 елгы форумның темасы – «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр пространствосы». Катнашучылар өч көн дәвамында венчур индустриясенең һәм турыдан-туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре, шулай ук Россиядә технологик эшкуарлыкны үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алышачак.
Конкурста катнашуга гаризалар 2025 елның 16 ноябренә кадәр кабул ителә.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды XIX Россия венчур форумының массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсын башлап җибәрә. Катнашу өчен гаризаны 2025 елның 21 мартына кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин.
«Фокуста – гаилә» XVI бөтенроссия журналистлар конкурсын Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды үткәрә. Конкурс һәрбер баланың бәхетле һәм имин балачагы өчен шартлар тудыруга, массакүләм мәгълүмат чараларында социаль өлкәнең балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән заманча казанышларын яктыртуга, шулай ук Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелә.