ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Казанда «Комсомольская правда» газетасы проекты мәдәни башлангычларның Президент фонды үткәргән конкурста җиңү яулады!


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

24 сентябрьдә Казанда «Милләт җыены-2021» кысаларында татар матбугатына багышланган түгәрәк өстәл кысаларында «Теле барның юлы бар» - «Знание языка открывает возможности» Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары өчен республика журналист конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

28 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оешуга 30 ел булуга һәм Татар энциклопедиясе һәм туган якны өйрәнү институты ирешкән уңышларга багышланган матбугат конференциясе була. Ул татар телендә оештырыла.


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Казан федераль университеты базасында массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору мәсьәләләрен яктыртуга багышланган журналистларның квалификациясен күтәрү курслары оештырылачак.

24 сентябрьдә, сәгать 10:00 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында агымдагы санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

24 сентябрьдә, сәгать көндезге 11 дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Идел буе халыкларының этник мәдәниятенә багышланган «Итиль» фестивале турында матбугат конференциясе булачак.


22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

 Бүген Кырым Республикасы башкаласы Симферополь шәһәрендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм Кырым Республикасының Эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы арасында меморандум имзаладылар.  


20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

21 сентябрьдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 85 еллык юбилее һәм Удмуртия Республикасында Зур гастроль туры алдыннан татар телендә матбугат конференциясе узачак.

21 сентябрьдә, 10:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында гражданнарның ташламалы категориясенә социаль пакет (медицина өлешен) алуга гариза бирү срогы тәмамлануга багышланган матбугат конференциясе була.


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы (алга таба – Агентлык) тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International