Бөтенроссия халык саны алуны массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга республика конкурсы игълан ителә

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Бөтенроссия халык саны алуны массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга республика конкурсы игълан итә
       
Конкурс эшләре   агымдагы елның 25 ноябренә кадәр (бу датаны да кертеп) түбәндәге  адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, 6 кат, 605 нче кабинет, «2020 елгы Бөтенроссия халык саны алуны массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга республика конкурсына» дигән тамга белән. Телефон: 8 (843) 570-31-04, электрон почта адресы konkursvpn@gmail.com.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- «2020 елгы Бөтенроссия халык саны алуны басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту» (1, 2, 3 урын);

- «2020 елгы Бөтенроссия халык саны алуны телерадиоканаллар эфирында иң яхшы яктырту» (1, 2, 3 урын);

 - «2020 елгы Бөтенроссия халык саны алуны интернет массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту» (1, 2, 3 урын).

1 урын – 40,0 мең сум (I дәрәҗә Диплом);

2 урын – 30,0 мең сум (II дәрәҗә Диплом);

3 урын – 20,0 мең сум (III дәрәҗә Диплом).

Катнашуыгызны көтәбез!

НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International