«Татмедиа» басмаларын балалар йортларына һәм интернатларга бушлай илтәчәкләр

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Татмедиа» АҖ хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт Советы бинасында «Газета-журналларга язылу бүләк ит» хәйрия акциясен оештырды. Депутатлар республиканың социаль учреждениеләренә газета-журналларга язылу бүләк итә.

«Акция инде берничә ел үткәрелә. Депутатлар үзләре шефлыкка алган социаль учреждениеләрне һәр ярты ел саен газета-журналларга яздыра. Алар ярдәмендә балалар йортында тәрбияләнүчеләр, интернатта яшәүчеләр һәм ялгыз кешеләр республика басмаларын, шул исәптән татар телендәге газета-журналларны ала», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Медиахолдинг җитәкчесе билгеләп үткәнчә, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен «Язылу бүләк ит» акциясе — көтеп алынган чара, чөнки алар актуаль мәгълүматка мохтаҗ. «Шунлыктан депутатлар, әлеге социаль әһәмиятле булган акциядә катнашып, бик зур эш башкара. Проектның файдасы елдан-ел арта бара», — дип искәртте Садыйков.

Генераль директор пандемия чорында аеруча өлкән яшьтәгеләрнең басма матбугат белән кызыксынуы артуын билгеләп үтте. Газета-журналларның тиражы һәм аларны сату күләме арту да шул хакта сөйли.

Яңа ел алдыннан, «Татмедиа»ның теләсә кайсы басмасына язылу бүләк итеп, теләгән һәркем әлеге акциядә катнаша ала. Проектны Татарстанның танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә хуплый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International