Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 100% хезмәткәре вакцина ясатты

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

 

Республика телерадиоканалларында, газета-журнал редакцияләрендә хезмәт куючыларның 95%ы («Татар-информ» МА, «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ, «Татмедиа» АҖ, БДТРК филиалы «Татарстан»  ДТРК һ.б.) вакцинация ясатты.

Исегезгә төшерәбез, «Татмедиа» РА җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев яңа коронавирус инфекциясеннән прививканы беренчеләрдән булып ясаткан иде. «Мин безнең вакцинаның нәтиҗәле һәм ышанычлы булуына ышанам. Вакцинация үзеңне һәм якыннарыңны коронавирус йоктырудан саклап калырга ярдәм итәчәк", – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Агентлыкның үзендә пандемия вакытында журналистлар, редакция хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакцинация ясауның мобиль пункты оештырылган.

«Республикада һәр кеше коронавирус инфекциясеннән прививка ясата алсын өчен бөтен шартлар да тудырылган. Нәтиҗәле вакциналар бар, вакциналаштыру пунктлары ачылды», – дип ассызыклады «Татмедиа»  РА җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова.

Идел буе регионында иң эре нәшриятларның берсе булган «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы хезмәткәрләренең дә 98%ы Covid 19га каршы прививка ясатты, алар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар да бар.

«Һәр кешенең пандемиянең куркыныч нәтиҗәләрен кисәтү мөмкинлеге бар. Вакцина ясатыгыз! Шул очракта гына якыннарыбызны югалтуны туктата алабыз...», – дип саный «Татарстан китап нәшрияты» генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

«Табиблар раслаганча, коронавирусның соңгы дулкыны – хәзер өстенлек итә торган дельта-штамм, тизрәк һәм агрессиврак тарала. Безнең коллектив тулысынча прививка ясатты. Һәр хезмәткәр бу мәсьәләгә аңлы рәвештә якын килде. Бүген Covid-19га каршы вакцинация – өзлегүләрне булдырмый калуның иң нәтиҗәле ысулы. Шулай гына без үзебезне һәм якыннарыбызны саклап кала алачакбыз. Хәзер коллектив иммунизация булдыру мөһим», – диде Эльвира Әхмәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International