Татарстанда «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ этабы узды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ этабы тәмамланды. Әлеге компетенциянең төп оештыручысы – «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Егетләр һәм кызлар ике мәйданчыкта көч сынашты: «Офсет ысулы белән китап басу» модуле буенча «А-пресс» типографиясендә һәм «Цифрлы ысул белән китап басу» модуле буенча «Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» компетенцияләр үзәгенең тренировка полигонында.

«Офсет ысулы белән китап басу» мәйданчыгындагы биремнәр иң катлаулысы иде. Катнашучыларга бирем старт алдыннан гына, эш урыны, чын типография белән танышканнан соң гына бирелде. Экспертлар, полиграфист студентларның һөнәри күнекмәләрен бәяләү өчен, алдан бернинди дә бәя бирми, конкурсантның эшен читтән генә күзәтә. Якын килү һәм студентның игътибарын читкә юнәлтү катгый тыела: катнашучының бер җайсыз хәрәкәте эшне бозып ташларга мөмкин.

Эшнең беренче этабы барлык параметрларны көйләүдән гыйбарәт. Барлык элементларның күләмен һәм формасын сайлап алырга кирәк. Алга таба – кәгазьне махсус урынга урнаштырырга һәм китап басу эшен башларга. Биредә дә уяулык, игътибар таләп ителә. Бер конкурсантның эш процессына нибары бер сәгать вакыт бирелә.

Конкурсант экспертларга эшенең нәтиҗәсен күрсәткән арада, калганнары башка бинада видеодәресләр буенча белемнәрен яңарта.

Данила Голеницкий, «А-пресс» типографиясе хезмәткәре:

-Электрониканы белү белән бергә, физиканы, химик процессларны, график дизайнны да белергә кирәк. Барлык күнекмәләрне бергә туплап кына, лаеклы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Полиграфистлар өчен конкурс өч көн дәвам итә. Авыр басма техника белән эшли белүләрен дә, теоретик белемнәрен дә тикшерәләр.

Андрей Егоров, КХТИ нәшрияты директоры

- Алар җиһазларның ничек эшләвен белергә тиеш. Әгәр алар үзләре эшли ала икән, аны ничек көйләргә кирәклеген, нинди дефектлар булуын, аларны ничек төзәтеп булуын беләчәкләр. Бу алар өчен. Безнең максат исә – иң яхшы китап басу остасын табу.

Җиңүчеләрнең исеме декабрь башында билгеле булачак. Чемпионнар Татарстан җыелма командасы составына керәчәк. Алар өчен Яшь профессионаллар чемпионаты инде бөтенроссия этабында дәвам итәчәк.

Төбәк чемпионаты 5 этапта уза. Икенче этап бүген WorldSkills 40  компетенциясе һәм WorldSkills Juniors 35 компетенциясе буенча старт алды. Быел чемпионат тагын да зуррак масштабта уза: 2020 елда – 1702, ә быел 1803 конкурсант ярыша. Ярышлар 257 компетенция буенча республиканың 19 шәһәрендә һәм авылында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International