«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» акционерлар җәмгыятен 16 еллыгы белән котлады.
Индонезиянең Televisi Republik Indonesia (TVRI) дәүләт телекомпаниясе хезмәткәрләре Казаннан туры эфирга чыкты. Алар ТНВ телеканалы студиясендә булды һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты. Ул кунакларга җирле массакүләм мәгълүмат чаралары, республиканың мәдәни төрлелеге турында сөйләде һәм алар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
27 сентябрьдә Казанда режиссер Антон Богдановның «Иван Семёнов: Большой поход» фильмының премьерасы узачак.
«Журналист» медиа төркеме, «Журналист» журналы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын «Матбугатның алтын фонды» проектында катнашырга чакыра.
Татарстанның спорт йолдызы кайчан кабынды?
10 ел элек Казанда булган халыкара вакыйганың роле нинди?
Бүген Абхазия Республикасы башкаласы Сухум шәһәрендә «Татмедиа» һәм «Апснымедиа» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан медиахолдингы генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Апснымедиа» медиатөркеме генераль директоры Роберт Джопуа имза салды.
Илкүләм телерадиотапшырулар ассоциациясе генераль директоры Александр Широкихның "Телевидениегә заманча цифрлы технологияләрне кертү" темасы буенча чыгышы планлаштырыла.
Бүген Сочида рәсми рәвештә традицион "Бөтен Россия" заманча журналистика форумы ачылды. "Татмедиа" медиахолдингы форумда үзенең берничә медиапроектын – "Чаян" журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә, "Идел" һәм "Идель" яшьләр журналларын, шулай ук "Татмедиа династиясе" проектын тәкъдим итә.
Махсус хәрби операция шартларында профессиональ журналистлар өчен аларның гражданлык позициясе мөһим. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Республика Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ»га үз фикерләрен җиткерде. Анда республика җитәкчесе медиа киңлекнең бүген чын сугыш кырына әверелүен ассызыклады.
«Кама Артегы» мәйданчыгына Татарстаннан профессионал телевидение журналистлары җыелды. Ике көн дәвамында алар төрле юнәлешләр буенча мастер-классларда, дискуссияләрдә, экскурсияләрдә булды, актуаль темаларга аралашты.