Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр бастырыла

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Идел буе төбәгенең иң эре полиграфия-нәшрият комплексы булган «Идел-Пресс» оешмасында илебез башлыгын сайлауларда кулланылачак бюллетеньнәр бастыру эше төгәлләнеп килә.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, 3 миллионга якын бюллетеньнең һәрберсенә берничә дәрәҗәдә саклык билгесе урнаштырылган. Мәсәлән,  аларга  яшел төстәге юка саклагыч челтәр ясалган. Мондый бизәк Россиянең башка төбәкләрендә кулланылмавы белән уникаль. Шулай ук бюллетеньнәргә сайлау комиссияләре әгъзаларының имзалары һәм махсус голограмма да куелачак.

«Идел-Пресс» генераль директоры Әнәс Әскәрев сүзләренчә, бюллетеньнәр бастыру эше тәүлек буе башкарылган. Моның өчен 120 тонна кәгазь, 200 килограмм буяу тотылган. Бүген инде бу эш тәмамланып килә. Әзер бюллетеньнәр тагын бер кат тикшерү өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International