«Тatarstan Today. Дөньяга ачык»: ерак ара аралашуга киртә түгел!

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Ни өчен нәкъ менә хәзер Татарстан һәм Төркия шулай якынайды? Танылган телевидение алып баручысы һәм журналист Дина Газалиева шул сорауга җавап эзләде.

Безнең илләрнең эшлекле һәм дустанә хезмәттәшлегенә нәрсә нигез булып тора? Без бергәләп нәрсәгә омтылабыз?

Әлеге сорауларга җавапны Динә Газалиеваның «Тatarstan Today. Дөньяга ачык» авторлык программасының яңа чыгарылышында табарга була.

Журналист, гадәттәгечә, детальләргә чума, үзара элемтәләр – эшлекле һәм мәдәни багланышлар турында, безнең илләрне нәрсә берләштерүе һәм гомумән алганда киләчәккә планнар турында сөйли..

Шулай ук Динә Газалиева абруйлы төрек экспертларыннан интервью ала һәм үзенең программасында Истанбулдагы «Татарстан кыйпылчыгын» күрсәтә.

Алып баручы Төркия тәм-томнарыннан авыз итә һәм Төркия Республикасында беренче татар рестораны ашларын бәяли! «Tatarstan Today. Дөньяга ачык» тапшыруының яңа чыгарылышында, һәрвакыттагыча, автор карашы, кызыклы детальләр һәм кызыклы ракурслар.


Премьераны «ТНВ» каналында 16 мартта 19:00, 18 мартта 22:10 сәгатьләрдә, «Татарстан 24» каналында 20 мартта 18:30, 22:30 сәгатьләрдә карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International