Россиянең БРИКСта рәислек итү елында TV BRICS халыкара челтәре һәм Россия IТ-вузы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документны Мәскәүдә медиачелтәрнең генераль директоры Жанна Толстикова һәм вуз директоры Кирилл Семенихин имзалады.
Партнерларның үзара хезмәттәшлеге халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга, БРИКС+ илләренең медиакиңлекләрендә Россиянең мәгариф һәм фән өлкәсендәге казанышларын алга җибәрүгә, чит дәүләтләрнең һөнәри эксперт бергәлеге белән тотрыклы элемтәләр булдыруга юнәлдерелгән. Яклар фәнни-техник һәм инновацион үсеш өлкәсендәге проектларны һәм тикшеренүләрне бергәләп гамәлгә ашыру, эре чаралар уздыруда бер-берсенә ярдәм итү һәм аларны сыйфатлы мәгълүмати тәэмин итү, IТ, робот техникасы, ясалма интеллект, мәгълүмат иминлеге һәм цифрлы икътисад өлкәсендә тәҗрибә алмашу максатыннан БРИКС+ илләренең әйдәп баручы экспертлары белән хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Иннополис университеты – мәгълүмат технологияләре һәм робот техникасы өлкәсендә белем бирү, тикшеренүләр үткәрү һәм эшләнмәләр җитештерү буенча махсуслашкан уку йорты. Бүген анда 35 илдән 1,2 меңнән артык студент укый, фән белән шөгыльләнә, аларга 15 чит илдән килгән 152 хезмәткәр белем бирә. Россия IТ -югары уку йортының 25 илдә 48 академик партнеры һәм 297 индустриаль партнеры бар. Россия IТ-университеты дәүләт корпорацияләре һәм эре сәнәгать холдинглары белән 114 проектта хезмәттәшлек итә.
«TV BRICS белән килешү төзү Россия фәнен һәм белем бирү тәҗрибәсен бөтен дөньяда популярлаштыру буенча мөһим адым булып тора. Әлеге халыкара челтәр безнең күптәнге партнерыбыз, ул фәндә, мәгарифтә һәм бизнеста цифрлаштыру буенча иң алдынгы тәкъдимнәргә һәм чараларга ярдәм итә. Алда торган чараларның масштабын исәпкә алып, безнең хезмәттәшлекне киңәйтү Россиянең БРИКСта рәислек итү елында аеруча актуаль», – дип билгеләп үтте Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин.
TV BRICS генераль директоры Жанна Толстикова әйтүенчә, БРИКС+ илләре мәгариф һәм фән линиясе буенча халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә зур кызыксыну белдерә. Бүген TV BRICS партнерлары – 20 дән артык Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка югары белем бирү учреждениесе, шул исәптән БРИКС челтәр университеты югары уку йортлары, шулай ук Рио-де-Жанейро штаты мәгариф министрлыгы һәм Куба югары белем бирү министрлыгы.
TV BRICS халыкара челтәре 2017 елда Кытайда БРИКС IX саммитында Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән барлыкка килгән.
TV BRICS тәүлек буе эшләүче телеканалны һәм дүрт телдә (рус, инглиз, кытай, португалия) tvbrics.com мәгълүмат порталын берләштерә. TV BRICS медиаконтентын көн саен дөньяның 15 илендә милли ММЧ-партнерлар бастыра. Халыкара челтәрнең гомуми техник колачы 1,5 млрд кулланучыны тәшкил итә.
TV BRICS – Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми партнеры, 2024 елда БРИКС берләшмәсендә РФ рәислек итүен әзерләү һәм тәэмин итү буенча оештыру комитеты әгъзасы.