Сәлимгәрәев вакытлы матбугат һәм китап продукциясен нәшер итү, тарату мәсьәләләре буенча форумда катнашты

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков 2024 елның 15 февралендә Мәскәү шәһәрендә «Вакытлы матбугат һәм китап продукциясен нәшер итү, тарату» XXIII шәһәр форумында катнаштылар.

Форум Матбугат индустриясе предприятиеләре берлеге һәм Россия китап берлеге ярдәмендә Мәскәү шәһәре ММЧ һәм реклама департаменты инициативасы белән үткәрелде. Форумда басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, полиграфия һәм басманы тарату мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International