Казанның «Ярдәм» мәчетендә медиаифтар үтте

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Рамазан аеның беренче медиаифтары «Ярдәм — Помощь» фонды тарафыннан үткәрелде. Биредә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар һәм башка танылган шәхесләр катнашты.


Ифтар барышында изге ай фазыйләтләре хакында сүз барды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышы һәм аларны фонд ярдәме белән тернәкләндерү турында ассызыклап үттеләр. Әлмирә Әдиятуллина исемендәге журналистлар бәйгесенә старт бирү дә бер матур вакыйга башлангычы буларак кабул ителде. Шулай ук Алабугадан килгән язучылар китапларын тәкъдир иттеләр.
Ифтар ашы табыны вакытында катнашучыларны «Ярдәм — Помощь» хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Дини чара ихлас аралашулар һәм фотосессия белән йомгакланды.

Юлай Низаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International