7нче ноябрь көнне, 11.00 сәгаттә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) Татарстан Республикасында коррупция профилактикасы буенча эшмәкәрлек өлкәсендә 2013 ел нәтиҗәләрен чыгару темасына багышланган матбугат-конференциясе узачак.
7нче ноябрь көнне, 14.00 сәгаттә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) Кыш Бабай һәм Кар Кызы Резиденциясенең юбилеена багышланган матбугат-конференциясе узачак.
ТР буенча Баш федераль инспектор Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очрашты.
«Татмедиа» республика агентлыгы «Татарстан - Яңа Гасыр» телевидениесе белән берлектә конкурс игълан итә. Татарстан күләмендә уздырыла торган бәйгегә кыска метражлы татар фильмнарына сценарийлар кабул ителә.
25нче октябрь көнне, 14.30 сәгаттә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) атаклы язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Әйтматовка 85 яшь тулуга багышланган матбугат-конференциясе узачак.
Татарстан хөкүмәте оештырган бәйгедә җиңеп, республиканың Журналистлар берлеге узган елда грант алуга иреште. Шушы акчаларга Казанда журналистика тарихына багышланган музей оештырыла. Аның инде беренче экспонатлары да бар.