Ф. Мөхәммәтшин ММЧ җитәкчеләренә Татарстан спорт журналистлары берлеге әгъзаларының мөрәҗәгатен дә җиткерде. Әлеге мөрәҗәгатьтә республика һәм муниципаль ММЧларында спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруны яктыртачак рубрикалар булдырырга кирәклеге искәртелә.
Рәис спорт темасына күбрәк язган, сөйләгән саен, республика халкының сәламәтлегенә һәм гомер озынлыгына тәэсир итеп булуын да әйтеп үтте: “Хәзерге вакытта Татарстанда уртача гомер озынлыгы - 72,5 яшь. Без Универсиадага 5 ел әзерләндек. Әлеге вакыт эчендә спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында шактый материаллар дөнья күрде. Мөгаен, бу күрсәткеч шушыңа бәйледер”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин, 2014 елда журналистлар алдында торган иң мөһим бурычларның берсе дип, сайлау кампанияләре турында яктыртуны атады. Хәзерге көндә 63 сәяси партия бар. Рәис фикеренчә, алар артында кемнәр торуын һәм аларның нинди максат белән эш итәргә җыенуын халыкка җентекле һәм аңлаешлы рәвештә төшендерергә кирәк. “Боларны үзлектән аңлау җиңел түгел. Яхшылап аңлатырга кирәк булачак. Әгәр партияләрнең нәрсә теләүләрен күрсәтеп бирә алмаса, халык ММЧларга үпкәләячәк”, - диде Ф. Мөхәммәтшин.