Ирек Миңнәхмәтов журналистларны һәм полиграфистларны Россия матбугаты көне белән котлады
2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
“Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм! Журналист хезмәте авыр, әмма кызыклы. Сез эфирда әйтелгән яки газета битендә басылган һәр сүз өчен үзегезгә зур җаваплылык аласыз.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы медиа тармагы Россия Федерациясе мәгълүмат кырында үз урынын булдырды һәм күп кенә Россия төбәкләре өчен актив үсеш үрнәге булып тора.
Матбугат, телевидение, радио һәм интернет басмалар җәмәгатьчелеккә көн саен вакыйгалар белән хәбәрдар булу мөмкинлеген бирә. Заманча массакүләм мәгълүмат чаралары тиз үзгәрә һәм техник яктан камилләшә. Газеталар һәм телерадиокомпанияләр яңа укучыларны һәм тамашачыларны җәлеп итеп, актив рәвештә интернет киңлеген, социаль челтәрләрне үзләштерә.