Бүген Төркия шәһәре Искешәһәрдә төрек илләренең III медиафорумы башланды.
Катнашучылар географиясе зур, 30 га якын илдән 120 кеше катнаша. Алар арасында – Әзербайҗан, Молдова, Төркия, Украина, Казакъстан, Кыргызстан, Македония, Греция һ.б. Россияне берничә төбәк журналистлары тәкъдим итә, алар арасында Татарстан (“Татар-информ”, “Казанские ведомости”, “Татарстан” ДТРК, “Ватаным Татарстан”, “Татар радиосы”, “Безнен гәҗит”), Башкортстан, Чуашия.
Мондый журналистлар очрашуы аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан тыш, гомум толерантлык кыйммәтләрен, культуралар диалогын ныгыту, телләрне саклау буенча яңа элемтәләр булдыруны да күздә тота.
Бу медиафорумның Төркиянең борынгы шәһәрләренең берсендә узуы очраклы түгел: Искешәһәрдә “Тюрквидение” беренче җыр бәйгесе кысаларында төрки көйләр яңгырый. Искәртеп узабыз, анда Татарстан җырчысы Алинә Шәрипҗанова катнаша. Конкурсның финалы иртәгә узачак.
Искешәһәр губернаторы Гюнгер Азим Туна журналистларга сөйләвенчә, җыр – төрек дөньясының күпмиллионлы халкын берләштерүнең иң яхшы ысулы. Ул киләсе “Тюрквидение” җыр бәйгесен Татарстан башкаласында үткәрү тәкъдиме бар дип сөйләде. Әлегә бу мәсьәлә буенча фикер алышу бара, уңай хәл ителгән очракта Татарстан бу фестивальне тиешле дәрәҗәдә үткәрә алачагына ышанам, дип белдерде губернатор.
«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча