ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Җомга, 22 май көнне 15.00дә «Татар-информ» агентлыгында КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюгановның матбугат конференциясе була.

15
май, 2015 ел
җомга
Пәнҗешәмбе, 21 май көнне 12.00дә, "Татар-информ" агентлыгында Казанда узачак II Татарстан Республикасы ачык сугыш сәнгате фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була. 

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 15 май көнне 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге” тарафыннан үткәрелгән чаралар нәтиҗәләренә һәм гражданнарга ТКХ проблемаларын хәл итүдә булышу буенча яңа чараларга багышланган матбугат конференциясе була. 


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Пәнҗешәмбе, 14 май көнне, 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Музейда көн һәм төн" бәйрәменә багышланган матбугат конференциясе узачак.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Иртәгә, 13 майда 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “2015-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Road-show «Мой город. Мой талант» ЭКСПО күргәзмәсе стартына багышланган матбугат конференциясе уза.

8
май, 2015 ел
җомга
Иртәгә, 9 майда, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын туры эфирда күрсәтәчәк. Төп чаралар, традиция буенча, Ирек мәйданында узачак.
12 май көнне 11.00дә «Татар-информ» агентлыгында Казанда тәүге тапкыр узачак Халыкара Аргентина тангосы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.
Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы территориясендә митингта Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклаган журналистларны һәм полиграфчыларны искә алдылар.
Бу елның апрель аенда ТР буенча Роскомнадзор идарәсе тарафыннан 7 яңа массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шулар арасында 7 басма ММЧ, дип хәбәр итә идарә.тармагы.

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
7 май фән һәм техника тарихына радио туган көне буларак кереп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International