Лилия Гильдеева һәм Геннадий Зюганов “Татар-информ” планета буйлап атлый” флешмобына кушылды

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

“Татар-информ” планета буйлап атлый” флешмобы кысаларында без көн саен дөньяның төрле почмакларыннан агентлыгыбыз укучылары һәм дусларыннан яңа фотолар кабул итәбез. Искәртеп үтик: проект “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 25 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Бу көннәрдә флешмобка “НТВ” телеканалы алып баручысы Лилия Гильдеева, Россия коммунистлар партиясе лидеры Геннадий Зюганов, “Евровидение-2015” җыр бәйгесенең кызыл келәменнән “Life News” операторы Динар Шакиров, “Бизнес-онлайн” газетасыннан хезмәттәшләребез, Балтыйк буе һәм Әзербайҗанда, Латвиянең Рига каласында яшәүче татарлар кушылды.

Социаль челтәрләрдә #tatarinform хэштегы белән урнаштырылган барлык фотоларны “Татар-информ” МА сайтының махсус булдырылган битендә карарга була.

Акция башланганнан бирле анда агентлыкның Россиядән генә түгел (Татарстан, Москва, Санкт-Петербург, Саранск, Ижевск, Воронеж, Иркутск, Самара, Йошкар-Ола), Франция, АКШ, Бельгия, Бөекбритания, Италия, Латвия, Австрия, Германия, Голландия, Чехия, Төркия, Греция, Мисыр, Кытай, Израиль, Украина, Белоруссия, Казакъстан, Азербайҗан кебек илләр шәһәрләреннән дә дуслары катнашты.

Сезне дә “Татар –информ” планета буйлап атлый” флешмобында катнашырга чакырабыз. Моның өчен социаль челтәрләрдә #tatarinform хэштегы белән дөньяның теләсә нинди истәлекле урынында #tatarinform дип язылган кәгазь тотып төшкән фото куярга кирәк. Бердәнбер таләп – аккаунт ачык булырга тиеш. Барлык фоторәсемнәр “Татар-информ” МА сайтында пәйда булачак. Фантазияләр өчен чикләр юк!

“Татар-информ” – ТРның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы. 25 ел эшләү дәверендә ул Татарстанның һәм Идел буе төбәгенең иң эре ММЧларының берсе булып танылды. Тәүлек дәвамында анда рус телендә 250гә, татар телендә 40ка якын, шул исәптән оригиналь (ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен латин графикасында), 25-30лап инглиз телендәге мәгълүмат эшкәртелә. Ай дәвамында агентлыкның материалларын якынча 1 миллион кеше укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International