“Татар-информ” агентлыгында “Геройлар узышы” спорт проекты турында сөйлиләр

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Иртәгә, 28 майда, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Геройлар узышы” спорт проектына багышланган матбугат конференциясе уза.
Бу массакүләм спорт чарасы, анда катнашучылар командалар составында Россия армиясенең махсус бүлекләре тренировкалар өчен эшләнгән каршылыклар полосасын уза.
Матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия футболчысы, сакчы, Россия җыелма командасының элеккеге уенчысы Роман Шаронов, Россия су тубы уйнаучысы, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров, проект директоры Денис Анников, проектның PR-директоры Игорь Юртаев катнаша.
Чара “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын яңадан торгызу кысаларында үткәрелә.
Искәртеп үтик, 30-31 майда “Геройлар узышы” проекты Казан югары хәрби училищесы «Геройлар лигасы» полигонында уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International