Төрки дөнья журналистлары Казан студентлары белән очраша

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

27 һәм 28 май көннәрендә Казанда төрки дөнья журналистларының II корылтае үткәрелә. Дөрес, корылтайга чакырылган шәрәфле кунаклар һәм делегатлар моңарчы, 26 майда, ЮНЕСКОның бөтендөнья мирас объектлары имелегенә кергән изге Болгар җирендә булып, андагы борынгы ядкарьләрне күздән кичереп, эшләнгән эшләрне бизмәненә салып карады.

Төрки дөнья журналистлары федерациясе башлангычы белән “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм ярдәме белән оештырылган, «Анадолу» (АА) агентлыгы глобаль мәгълүмати партнеры булган корылтайда төрки дөнья журналистлары, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнаша. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина биргән белешмә буенча, делегатлар саны көтелгәннән беркадәр азрак булган һәм бу виза мәсьәләсенә бәйле, шулай да, 60ка якын кеше килгән.

Бүген “Гранд отель Казань” мәйданчыгында тантаналы төстә ачылган корылтайда берничә утырыш булды. Анда Татарстанның икътисадта һәм спорт чаралары үткәрүдә мөмкинлекләре, төрки дөньяда Татарстан Республикасының геосәяси структурасы, төрки киңлектә элемтәләрне җәелдерү һ.б. турында сүз алып барылды. Кичен Иске Татар бистәсендәге ресторанда тантаналы кичке аш үткәрелә.

Корылтай программасы буенча, корылтай делегатлары иртәгә Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары һәм укытучы-галимнәр белән очраша. Төшке аштан соң, сәгать 2 нче яртыда, “Гранд отель Казань” кунакханәсенең кече конференцзалында утырышларның 4 нчесе башлана, анда корылтай нәтиҗәләре чыгарыла, йомгак документлар кабул ителә. Соңыннан матбугат конференциясе уздыру күздә тотыла.

Корылтайда катнашучылар өчен мәдәни программа буларак иртәгә кичен Казан кремле буйлап экскурсия каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International