Казанда төрки дөнья журналистларының II корылтае башлана

2015 елның 26 мае, сишәмбе

27 һәм 28 май көннәрендә Казанда төрки дөнья журналистларының II корылтае була.

Корылтайда төрки дөнья журналистлары, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре катнашачак. “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай алдан ачыклык керткәнчә, Татарстан башкаласында узачак быелгы чарага 22 илдән 100ләп журналист килүе көтелә. ТР Журналистлар берлегеннән алынган мәгълүмат буенча, корылтайга Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек БДБ илләреннән, Төркия, Ирак, Сирия, Болгария, Румыния, Венгрия, Греция, Германия, АКШ, Англия, Франция һ.б. ерак чит илләрдән делегатлар килә.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина биргән белешмә буенча, корылтай “Гранд отель Казань” мәйданчыгында үткәрелә.

27се сәгать иртәнге 9га холлда күргәзмә оештырыла, корылтайны ачу тантанасы да шунда ук була. Зур конференцзалда исә сәгать 11 нче яртыда пленар утырыш башлана һәм ул 2 сәгатькә исәпләнә. Көннең икенче яртысында, сәгать 2дән 5кә кадәр, биредә үк семинар үткәрү күздә тотыла.

Корылтай программасы буенча 28 май көнне көндезге 2 нче яртыда кече конференцзалда семинар башлана һәм ул 2 сәгать бара. Кичке 4тән исә төрки дөнья журналистлары II корылтай нәтиҗәләре буенча документлар кабул итә һәм эшен сәгать 5кә түгәрәкли.

Татарстанны Россия Федерациясе чикләреннән читтә популярлаштыруны, төрки дөнья илләрендә ММЧның роленә багышланган чаралар үткәрүне һәм төрки дөнья медиакыры һәм матбугаты темалары буенча семинарлар узыруны, әлеге корылтайда катнашучылар белән Татарстан ММЧ вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашуны максат иткән корылтайда бу юлы төрки дөньяда коммуникацион үсеш һәм хезмәттәшлек, төрки дөньяда Татарстанның геосәяси структурасы һ.б. мәсьәләләр буенча чыгышлар ясау, фикер алышу күздә тотыла.

Искәртеп үтәбез: төрки дөнья журналистлары корылтаеның беренчесе “2013 елда Эскишәһир - төрки дөнья мәдәни башкаласы” программасы кысаларында былтыр Төркиянең Эскишәһир каласында булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International