Чәршәмбе, 27 май көнне сәгать 11.00дә, "Татар-информ" агентлыгында «ЭРГО Соло» компаниясенең "Халык алдында сөйләргә өйрәнәбез" программалы продуктын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе була. Әлеге проект Татарстан Республикасы дәүләт граҗданнар хезмәткәрләренең халык алдында чыгыш ясау осталыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифаларын башкаручы Тимерхан Алишев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Булат Юнысов, проект авторы Владимир Шахиджанян катнаша.