“Татар-информ” агентлыгында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының инициативалы гражданнар өчен яңа акцияләре турында сөйләячәкләр

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Җомга, 31 июльдә, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Табигатьне саклау законнарын бозучыларны теркәүдә катнашкан гражданнарга түләүләр” темасына багышланган матбугат конференциясе башлана. 1 августта производство һәм кулланылыш калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу фактларын теркәүдә катнашкан татарстанлылар 1000 сум акча алачак. Түләүләр буенча заявка бирү һәм түләү тәртибе турында ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, табигатьне саклау буенча ТР Баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов сөйлиячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International