"Татар-информ"да "Ветеран көндәлеге" проекты турында сөйлиләр

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Җомга, 31 июль көнне, 10.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Ветеран көндәлеге. Сугышның уйлап чыгарылмаган тарихы" проектына багышланган матбугат конференциясе була.

Журналистларның сорауларына "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия"нең Яшьләр гвардиясе" оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Ксения Владимирова, Бөек Ватан сугышы ветераны, китапка кергән тарих авторы Валентина Красюк җавап бирәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International