ДЧ-2015нең инфо-системасына “Казан Арена” стадионы, Казансу, Су полосы өчен арена һәм Су спорт төрләре сарае спорт объектларыннан info.kazan2015.com адресы буенча керергә була.
Инфо-система “Медиа” һәм “Телерадиотапшырулар әзерләүчеләр” клиентлар төркемнәре өчен ачык. Системага керү өчен ярыш объектларының мәгълүмат хезмәтләреннән логин-пароль алырга кирәк.
Кулланучыларга 4 бүлек тәкъдим ителә: “Флэш-цитаталар”, “Превью/ревью”, “Матбугат конференцияләренең хай-лайтлары” һәм “Профайллар”. Аккредитация үткән ММЧ хезмәткәрләре шунда ук яңа гына чыгыш ясап чыккан спортчыларның беренче сүзләрен укый, старт алды һәм матчтан соңгы статистика белән таныша, матбугат конференцияләрендә яңгыраган иң мөһим һәм игътибарга лаеклы белдерүләр белән таныша алачак. Системада шулай ук ДЧ-2015нең спортчы-катнашучылары турында мәгълүмат бирелгән.
Оештыру комитеты белдергәнчә, аккаунттан системага берьюлы бары тик бер җайланма аша гына керергә мөмкин.
Инфо-система аккредитация үткән ММЧларны сервислар белән тәэмин итү кысаларында ДЧ-2015не яхшы сыйфатта күрсәтү өчен эшли. Чемпионатта эшләү өчен 1500гә якын ММЧ хезмәткәрләре һәм телерадиотапшырулар әзерләүчеләр теркәлгән.