ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы   Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыруга багышланган конкурста катнашуга гаризалар кабул итә башлады.  


3
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан телетапшырулар профессиональ бергәлеген һәм республика халкын Казан телевидение студиясендә даими тапшырулар башлануга 65 ел тулу белән котлады.


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Күпчалымлы Россия» XV Бөтенроссия журналистлар конкурсына 6 номинациягә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 622 эш тапшырылган. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2024 елның 27 ноябрендә Казан шәһәрендә узачак.


24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында
«Коррупциягә журналист карашы» махсус журналистлар конкурсына материаллар кабул итүне дәвам итә.


23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

КФУда "Си Цзиньпинның яраткан канатлы гыйбарәләре" телепроектының өченче сезоны башланып китте, анда КНР лидерының әһәмиятле сүзләре тикшерелә.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

БРИКС илләренең халыкара медиачелтәре гарәп телендә мәгълүмат порталы версиясен ачты. Шул итеп, берләшмә әгъзалары булган дәүләтләрдә яшәүчеләр саммитның көн тәртибе белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге алды, дип хәбәр иттеләр медиачелтәрнең матбугат хезмәтендә.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Ул ике елга бер мәртәбә Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә театр сәнгатен, рәсем сәнгатен, кино һәм журналистиканы, әдәбиятны үстерүгә, шулай ук музыкаль сәнгать өлкәсендә, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда шәхси өлеш керткән өчен бирелә. Конкурска йомгак шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә – февраль аенда ясалачак. 

Татарстан Милли китапханәсендә Кытай Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Анда узган гасырның 50 нче елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр "Синьхуа" Кытай агентлыгы фотохәбәрчеләре ясаган кырыклап фоторәсем тәкъдим ителгән. Кадрлар ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең бу елларда ирешелгән уңышларын күрсәтә.


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Татмедиа»да «Геройлар янәшәдә» патриотик юнәлештәге әдәби конкурсын уздыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.


11
октябрь, 2024 ел
җомга

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар журналистлары өчен онлайн уку мөмкинлеге булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул Бөтенроссия татар журналистлары  форумы делегатлары белән очрашуда сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International