«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» әдәби бәйгесе «Роман» номинациясе белән тулыландырылды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Татарстанда 2026 елда «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» ачык әдәби конкурсының форматын киңәйттеләр. Бәйге 2025 елда зур кызыксыну уятканнан соң, анда рус һәм татар телләрендә «Роман» номинациясе барлыкка килде.

Конкурс белән параллель рәвештә «Язучылар мәктәбе» белем бирү проекты старт ала, ул патриотик темага язучы яшь авторларга ярдәм итәчәк. Проект кысаларында танылган язучыларның мастер-класслары һәм лекцияләре, шулай ук конкурс эшләрен язу процессында катнашучыларга профессиональ ярдәм күрсәтү ниятләнә.

Бәйге рус һәм татар телләрендә «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк», «Роман» номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар, «Роман» номинациясеннән тыш, 2026 елның 1 августына кадәр «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» патриотик юнәлештәге ачык әдәби бәйге» билгесе белән түбәндәге электрон почта адресына кабул ителә: Konkurs@tatkniga.ru.

«Роман» номинациясе буенча гаризалар 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурска 2026 елның 9 декабрендә нәтиҗә ясау планлаштырыла. 2026 елда бәйгенең гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итә.

«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңүчеләрнең әсәрләре социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге кысаларында - 2026 елда, «Роман» номинациясендә җиңүчеләрнеке 2027 елда басылып чыгачак.

Бәйгене уздыру турында мәгълүмат шулай ук Татарстан китап нәшрияты сайтында урнаштырылган: https://tatkniga.ru/news/ii-otkrytyy-literaturnyy-konkurs-patrioticheskoy-napravlennosti-geroylar-yan-sh-d-geroi-ryadom/.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 519-45-39.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International