«Tatarstan Today. Дөньяга ачык» программасының яңа чыгарылышында Кыргызстанның Татарстан өчен нәрсә белән кызыклы булуын сөйләячәкләр

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Ыссык Күлне ни өчен могҗизага тиңлиләр? Кыргызстан безгә ни бирә?
«Tatarstan Today. Дөньяга ачык» медиапроекты авторы һәм алып баручысы Динә Газалиева үзенең чираттагы тапшыруында әлеге сорауларга җавап табарга, республикабызның Кыргызстан белән мөнәсәбәтләрен тулысынча ачып бирергә омтыла.
Биредә, гадәттәгечә, экспертларның фикере тапшыруның нигезен тәшкил итә. Кыргызстан Республикасына Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге рәсми делегация визиты аша ике ил арасындагы мәдәни, икътисадый хезмәттәшлек күрсәтелә.
Динә Газалиеваның чираттагы тапшыруында кыргыз халкының иң тәмле ризыклары, кунакларны каршы алу, сыйлау гадәтләре, Рәисебез Рөстәм Миңнехановның Бишкек шәһәренә визиты һәм данлыклы музей хакында карый аласыз.
«ТНВ» да 28 февральдә 19.00 һәм 2 мартта 22.10 сәгатьтә; «Татарстан 24» каналында 4 мартта 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә.

Карамый калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International