Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2027 елда Татарстан Республикасында социаль әһәмияткә ия әсәрләр исемлеге кысаларында бастырырга тәкьдим ителәчәк әсәрләрне кабул итә башлады.
Кулъязмаларны басма яки электрон форматта (WORD файлында) түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт., 608 бүлмә, электрон почта: A.Hairullina@tatar.ru. Белешмәләр өчен тел.: (843) 570-31-12, ММЧ бүлеге баш белгече – Хәйруллина Айгөл Фәһим кызы.