2026 елгы Россия венчур форумын иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде

2025 елның 26 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды 2026 елгы Россия венчур форумын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга республика конкурсының башлануы турында игълан итә.

Конкурс «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  республика агентлыгы һәм Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе белән берлектә үткәрелә һәм РВФ призмасы аша технологик эшкуарлык, инновацияләр һәм стартап темаларын сыйфатлы һәм эчтәлекле яктыртуны стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

2026 елда конкурс киңәйтелде һәм дүрт номинацияне үз эченә ала:

  • «РВФ 2026 темасына иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»

 

  • «РВФ 2026 темасына иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)»

     
  • «Электрон яки басма массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы»

     
  • «Иң яхшы блогер / Telegram-канал»

     

Конкурста аккредитацияләнгән ММЧ редакцияләре журналистлары, шулай ук блогерлар һәм Россия Федерациясе территориясе буенча җәелдерелгән, Россия венчур форумы 2026 чарасын яктыртучы Telegram-каналлар авторлары катнаша ала.

Гаризалар 2025 елның 26 декабреннән кабул ителә башлады һәм 2026 елның 17 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Конкурска  2026 елның 27 апрелендә конкурс комиссиясе тарафыннан йомгак ясалачак.

ММЧ өчен номинацияләрдә җиңүчеләр 40 мең сумга кадәр акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк, «Иң яхшы блогер» номинациясе өчен аерым приз фонды каралган.

Конкурс турында тулы нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Конкурска гаризаны Россия венчур форумының рәсми сайтында сылтама буенча бирергә мөмкин.

2026 елгы Россия венчур форумы Казанда XX тапкыр узачак һәм, гадәттәгечә, бизнес, инвесторлар, стартаплар һәм экспертлар берлеге диалогы өчен төп мәйданчыкларның берсе булачак. РВФ 2026 оештыручылары булып Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчурлы инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ), Цифрлы үсешкә ярдәм ассоциациясе, «Идея» инновацион технопаркы һәм Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тора. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International