11 февральдә Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, бүген гаммәви мәгълүмат чараларында көч куючы күп кенә журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовның (1936-2005) тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла.
Быел Татарстан китап нәшрияты үзенең 97 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бүген «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаган "Татарстан китап нәшрияты" ДУП директоры Илдар Сәгъдәтшин докладын шундый сүзләр белән башлап, предприятиенең 2015 ел йомгаклары белән таныштырды һәм, соңыннан, планнары белән уртаклашты.
Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов агентлыкның 2015 елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгару һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында хәбәр итте.