"Минем гаиләмнең шамаиле” конкурсы – “Татар-информ”да буласы очрашу темасы

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Иртәгә, ягъни 18 февральдә сәгать 10да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Минем гаиләмнең шамаиле” II Бөтенроссия татар шамаиле конкурсына багышланган матбугат конференциясе була.

Үткән елдагыча, конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оештыра.

Журналистлар белән очрашуга исә ТР МДН рәисе урынбасары, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, “Казан Кремле” Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева һәм рәссам Арина Ариадна килүе көтелә.

“Минем гаиләмнең шамаиле” II Бөтенроссия конкурсы татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, иҗади үсешкә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, ата-бабаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклау максатын күздә тотып оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International