"Татмедиа" ширкәтендә бер төркем әдәбият әһелләре, милли басмаларның баш мөхәррирләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан республикада узачак чара-вакыйгалар хакында фикер алышты.
Очрашуда Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова республикада ел дәвамында булачак иң төп чараларны билгеләде: чираттагы Тукай бүләге иясен ачыклау һәм башкаладагы Г.Тукай музеена ремонт ясау.
Ә халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, йомгак ясап, Габдулла Тукайга багышланган сайтны яңарту фикерен хуплап, бу юнәлештә кичекмәстән эш башларга кирәклеген ассызыклады.